Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

 

Авыл халкының тормышы, көнкүреше, мәдәнияте

 

Хәзер Олы Чакмак авылында 185 хуҗалык, аларда барлыгы 505 кеше яши. Авыл күп милләтле: таҗиклар – 4, әрмәннәр – 5, башкортлар – 2, үзбәк – 1, әзербайҗан – 1, мари – 1, калганнары – татарлар. Бүгенге көндә авылда 151 пенсионер яши.

Элеккеге Рус Шуган авылы белән берлектә булган авыл советыннан аерылып, 1998 нче елда Олы Чакмак Авыл Советы яңадан оеша. Аны Әдиатуллин Расих Равил улы җитәкли.

Ул авылыбызның төзеклеген, тынычлыгын, мәнфәгатьләрен яклау өчен көчен кызганмый. Ул, оста оештыручы буларак, район һәм республика күләмендә дан казанды, Казанның мең еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде. 2007 нче елның 28 февралендә Мәскәү коллоналар залында Әдиатуллин Расих Равил улына “Иң яхшы муниципаль авыл башлыгы” дигән исем бирелде. Бик күп еллар авыл советы сәркатип вазыйфасын Сәлимова Дилбәр Гаяз кызы башкара. ”Иң төзек, чиста авыл” конкурсларында даими катнашып, авыл алдынгы урыннарны яулый.

Авыл кешеләренең төп хезмәте ата-бабалардан мирас булып калган игенчелек һәм терлекчелек санала.

Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, элемтә бүлекчәсе, милиция участогы, ике кибет, саклык кассасы филиалы эшли. Мөслимннән авылга асфальт юл килә.  

Авыл халкының тырышлыгы һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән 2007 елның 27 июлендә авылда мәчет ачылды. Аеруча акчалата зур ярдәм күрсәткән Ахунов Гамил Өлфәт улына, бертуган Аронова Сәрия һәм Мәүлиева Саҗидә Габтерәхим кызларына авыл халкы аеруча рәхмәтле. Манарадан азан тавышы ишетелү күңелгә рәхәтлек биреп, җанга иман иңдерә. Мулла вазыйфасын югары белемгә ия булган Садриев Фазыл Нәзил улы башкара. Ул бер үк вакытта мәктәптә балаларга гарәп графикасы нигезләрен өйрәтә.

Фазыл хәзрәт

Авылда милли бәйрәм “Сабантуй” зурлап билгеләп үтелә. “Каз өмәсе” – татар халкының иң яраткан йоласы. Авыл үзэшчәннәре көче белән ел саен смотр концертларында уңышлы гына чыгышлар ясала. Авыл, җансыз әйберләргә дә җан өрүче оста куллы кешеләргә бай. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Шакирҗанова Зәйтүнә апа энҗе-сәйләннәр белән тәкыя, калфаклар чигә, паласлар бәйли, аның улы Фәндүс скань ысулы белән металл кыйпылчыкларыннан күз явын алырлык картиналар ясый. Гарипова Энҗе, Нәгыймова Миңнур – чигү осталары. Милли сәнгатьне дәвам итүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара, шуңа күрә ул гореф-гадәтләр яшәр һәм чәчәк атар.

Гамил Ахунов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Файдалы сылтамалар

 

Мөслим сайты Олы Чакмак авылы турында:

Татарстан Фәннәр Академиясе Олы Чакмак авылы турында:

Авылдашларның язмалары Интернетта:

Олы Чакмак авылында намаз вакыты:

Олы Чакмак авылының һәм Россиянең почта индекслары:

 

 

Hosted by uCoz