Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

 

 

Гражданнар сугышы еллары һәм авылда Совет властеның урнашуы

 

I918 нче елда гражданнар сугышы башлана, авылда төрле таркаулык килеп чыга башлый. Шушы катлаулы елларда Кызыл гвардиячеләргә өндәп йөрүче хәрбиләр Олы Чакмак авылына да киләләр һәм Кызыл гвардиячеләргә ияреп китәргә теләүче бер төркем яшьләр үзләренең теләкләрен белдерәләр. Бу яшьләрне оештыруда башлап йөрүчеләрдән берсе Фәезов Шамгун була. Авылның күп кенә егетләре Кызыл Армия сафларында намуслы хезмәт итеп кайталар. Аларның кайберләре: Хафизов Гариф, Галимов Закир, Халитов Абдулла, Гиниятуллин Сәгыйт һ.б.

1917 нче елның азагында авылда Совет власте урнаша һәм беренче булып председателе итеп Мәхәммәтҗанов Зариф, секретаре итеп Мөхәммәтшин Галим сайлана.

 

1918 нче елның көзе. Авылдагы барлык халык авыл җыенына җыелган. Гөжләп торган авыл халкы кисәк кенә тынып кала һәм иске мәдрәсә урынына Совет мәктәбе ачылу хәбәре яңгырый. Мәктәп ачылуның беренче көннәреннән үк беренче укытучылар: Иске Вәрәш авылында туып үскән Яһудин Габдулла һәм Олы Чакмак авыл егете Галимов Шайхразыйлар булалар. Алар авыл халкына белем бирү, оештыру эшләренә көчләрен кызганмыйлар. (1921-23 елларда башлангыч мәктәп директоры булып Халитов Габдрахман, ә аннан соң Баязитов Гали эшли).

Шул ук вакытта рус авыллары белән татар авыллары арасында җир өчен көрәш, авыл буйлап сәнәкчеләрнең карательный отрядлары кискен хәрәкәт итә. Алар авыл халкын талыйлар, авылдагы яшь Совет властен яклап, халыкны туплаучы актив авыл халкын эзәрлеклиләр.

Олы Чакмак авылы гражданы Хасанов Габдулла аклар белән сугышкан вакытта аклар чолганышында кала. Аны кулга алганнан соң бик нык җәзалыйлар, алай да бирелмәгәч аклар аны бик вак кисәкләргә тураклыйлар. Кызыл Армия сафында хезмәт итеп кайткан Яббаров Хөсәен бу вакыйганың дөреслеген ачыклаган. Шул ук еллар эчендә авылда байлык белән танылган Фазлый картның малае – Гобәйдулла үз теләге белән аклар ягына чыга һәм сугыш вакытында һәлак була.

Авылда исә әле аклар, әле кызыллар хәрәкәте бер туктаусыз алышынып тора. Рус авыллары белән татар авыллары арасында җир өчен көрәш, авыл буйлап сәнәклеләрнең карательный (җәзалаучы) отрядлары кискен хәрәкәт итә. Алар авыл халкын талыйлар, авылдагы яшь Совет властен яклап, халыкны туплаган активистларны эзәрлеклиләр. Кулаклар оештырган “Кара бөркет” дип аталган сәнәклеләр отряды  үзенең оештыручыларын Минзәләдән безнең авылга да җибәрә, алар авыл кулаклары һәм муллалары белән ныклы элемтә урнаштыралар.

1919 елның февраль азагында авылда шундый дәһшәтле зур вакыйга була. Беренче Бөтендөнья сугышында бер кулын өздергән инвалид Рахимкулов Шәйхелмәрдән Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында большевик депутатларга тавыш бирергә авыл халкын өнди һәм большевикларның Совет дәүләте өчен көрәшүчеләр булуы турында аңлату эшләре алып бара. “Кара бөркет” иярченнәре шуның өчен аңа үлем приговоры чыгаралар, Авылның куштаннары Рахимкуловны кыйнап, Тойгелде юлыннан атка тагып алып кайталар. Ярлылар сәнәкләр белән коралланып аларга каршы чыгалар. Авыл халкы Рахманкуловның ярлы кеше баласы, халыклар арасында дөреслекне аңлатучы, дөрес юлдан баручы икәнен исбат итеп, үлем приговорын юкка чыгарталар, аны үлемнән коткарып калалар. Бу вакыйганың икенче көннәрендә Кызыл Армиянең аерым частьләре авылга якынлашалар. Авылда таркаулык китереп чыгаручы рәхимсез “Кара бөркет” отряды 1920 елның март башларында бөтенләйгә тар-мар ителә.

1921 нче елда авылда ярлылар комитеты урнаша. Бу елны шундый куркыныч корылык килә. Чәчелгән орлыклар тишелми, тишелгәннәре дә корып бетә. Авыл халкы шулкадәр ачыга, авылдагы этләр, песиләр, тычканнар, хәтта иске тун һәм тире бияләй тиреләрен кайнатып ашау дәрәҗәсенә җитәләр.

Ачлыкка түзә алмаган крестьяннар байларның икмәген урларга, малларын урлап суярга мәҗбүр булалар. Бу урлашуда ирләр белән бергә хатын-кызлар да катнаша. Авылның старосталары: Сәфәргалин Мөхәмәтгали һәм Халиков Мөхәмәдиләр урлашуда тотылган кешеләрне арба янына тагып, йөзләренә корым буяп, шакшы сулар өсләренә сибеп, урлаган итләрен аркаларына асып авыл буенча йөртә торган булганнар, шешенгән, хәлдән тайган хатын-кызлар йөрүгә түзә алмыйча егылып калганнар, аларны типкәләп, ташлап киткәннәр. Халыкның  авыл старосталары тарафыннан кыйналып үтерелү очраклары еш кабатланган.

Басудан үзенең соңгы көлтәсен төяп бетереп, җитмәгән урынына берничә мулла көлтәсен йөк уртасын ныгытырга салганда тотылган Гыймай карт урам буенча йөртелә, ә староста Сәфәргалин Мөхәммәтгали аны шул кадәр кыйный һәм халык арасында җәберли. Бу гаделсезлеккә түзә алмыйча Гымай бик каты авырый һәм соңыннан акылыннан язып үлә.

Бу елларда авыл байлары: Габидуллин Абдулла, Мөхәмәтрәхимов Сабир, Абдуллин Галиәкбәр, Нурмөхәмәт, Нурлыгаян, Әфләтунов Сәйфи һ. б., ә муллалардан: Сәгыйть һәм Мирзаһит муллалар яшәгәннәр. Алар барысы да кара-каршы йортларда затлы киемнәр киеп, төрле урында мал-туар асрап байлык җыйганнар. Мәсәлән, Мирзаһит мулла җиде урында сипаратор тоткан, өч урында кечкенәрәк булса да магазин ачкан, акча байлыгын алтынга алыштыра барган.

Авыл байлары һәм муллалары соңгы елларда үзләренең малларын акчага әйләндереп, алтынга алыштыру белән шөгыльләнгәннәр, чөнки үзләрен авылдан кууларын сизеп, алтыннарын якыннарына тарата башлыйлар, бу аларның алдагы көнкүрешләре өчен җыена башлаулары була.

1920 – 1921 нче ачлык еларында Совет дәүләте авыл кешеләренә продукция җибәрә. Башка илләрдән сөйләшеп алынган дөге ярмалары, чәй, шикәр һәм консервлар авылга кайта башлый. Бу продукцияләрне (паёкны) тигезләп бүлеп бирүне бу елларда мәктәптә укыткан Баланны кешесе Халитов Гәптерәхман Басыйр улына тапшыралар. Кайтарылган продукцияләр тигез итеп бүленә һәм авылның күп кенә өлеше исән кала.

1921 елгы ачлык бик күп хуҗалыкларны семьялары белән һәлак итә. Бер кабергә 8-10 ар кешене күмгәннәр, кабер казу өчен аерым кешеләргә өстәмә паёк бирелгән. Авылның күп кенә йортларының тәрәзәләренә һәм ишекләренә аркылы такталар кадакларга туры килә. Авыл халкы бик күп кими, тау ягында бер урам, Баланны елгасының тау ягындагы икенче урамы бөтенләй таркала. 1921 елгы ачлык авылның бик күп балаларын ата-аналарыннан аерып, ятим калдыра. Бу балаларның берникадәресе детдомнарга урнаштырылган булса, йөрүчесе булмаганнары ачлыктан шешенеп үлгәннәр.

1922 нче елның язгы җиле шундый җылы, күңелләргә тулы шатлык алып килә, кар ачылып, ачылган урыннарда яшел үләннәр шытып чыга, тишелмәгән орлыклар яңадан тишелеп тиз арада үсеп китәләр. Болыннарда юа, кычыткан, кәҗә сакаллары, кукылар һ. б үләннәр тишелә. Хәлсезләнгән халык яңадан аякка баса, яшәүнең беренче билгеләре күренә башлый.

“Гасырлар авазы” фәнни документаль журналы безнең төбәктә Совет власте урнашу тарихы турында:

Hosted by uCoz