Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

Авылның оешуы

 

ХIV гасырларда хәзерге Олы Чакмак авылы урнашкан урында мари авылы булган. Аларның авыллары “Биек тау” итәгендә булып, зиаратлары “Надулат”тан төшкәч, түбәнлектә булган. Чөнки Ык ярына якын урыннарда (табигый ишелү хасил булган урыннарда) кешенең баш сөякләре һәм башка әгъзалары чыгуы дәвам итә. Мари халкы урманлы урыннарны эзләп, мондагы авылларны ташлап киткәннәр. Шуннан соң бу урын күп кенә еллар халыксыз булган, ХV гасыр урталарында Казан шәһәре янындагы дворяннар бу якларга килеп чыгалар һәм Олы Чакмак территориясен үзләренең малларын асрау өчен файдалана башлыйлар. Бу урыннарда табигый байлыклар күп һәм яхшы үләнле булганлыктан, сарык һәм эре терлекне күп итеп үрчеткәннәр һәм кышлатканнар.

Баланны елгасының сул ягында, Ыкка кушылган урында, Ык елгасы яры буйларында мал утарлары (кышлак) булган. Шуннан соң Казан ягындагы сәүдәгәрләр бу якларга еш килеп, табигате белән таныша башлыйлар. Бигрәк тә Казан ханлыгы, ХVI гасыр урталарында, Сәхипгәрәй хан үзенең җиде кешесен бу якны табигате белән танышу өчен җибәрә. Бу кешеләр: Мөслим, Мөэмин, Авзал, Әхмәт, Сәет, Булат, Якуп. Бу кешеләргә бу төбәкнең табигате ошый һәм һәм алар семьялары белән күченеп тә киләләр.

Мөслим үзенең семьясы белән Ык елгасының уң як ярына урнаша, шунда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Бераздан аның якыннары җыела, шулай итеп хәзергесе Иске авыл барлыкка килә. Ләкин авылның үсүе өчен географик урыны уңайсыз булу сәбәпле бу авыл халкы хәзерге Мөслим авылына күчә.

Булат үзенең семьясы белән Ык елгасының түбән агымы буенча барып, тау буен сайлап ала, чөнки аның төп максаты сарыкчылык белән шөгыльләнү була. Булат Ык елгасының уң як ягындагы кечкенә үзәнлектә йорт салу, терлек асрау өчен тораклар төзү эшенә керешә. Үзенең ике энесе килеп һәм башкалар килеп, кечкенә авыл барлыкка килә.

Терлек асрау белән бергә, игенчелек белән шөгыльләнү кирәк булу, туфракның уңдырышсызлылыгы, таулыкларның комачаулавы бу авылдан кешеләрнең күчүенә сәбәп була һәм кешеләр Ык елгасының ике ягына, тау итәгеннән үзәнлеккә күчеп утыра башлыйлар. Шулай итеп, баштагы кечкенә авыл Иске Чакмак, ә тиз үсеп киткән авыл Олы Чакмак дип атала.

Олы Чакмак авылының тиз үсүенә ХVII гасыр башларыннан ук көчләп христиан диненә кертү сәбәп була. Иван Грозный татарларны көчләп христиан диненә кертүне дәвам итә. Шуннан курыккан татарлар күпләп бу якларга күченеп килгәннәр. Күченеп килгәннәр елга буйларына, крестьяннар өчен уңай булган урыннарга урнаша баралар. Халыкның күбәюе нәтиҗәсендә яңадан-яңа авыллар барлыкка килә. Көчләп чукындырылган, христиан динен танучы татарлар үзләре оешып, бу төбәктә “керәшен” авыллары барлыкка китерәләр. Ык елгасының түбән агымы төрле вак ташларны агызып килә. Шулар арасында артык каты булмаганнарын чакма ташлары дип атаганнар. Башта барлыкка килгән бу авылларның исемнәре дә “Чакмалы Ык” дигән сүздән алынуы билгеле.

Олы Чакмак авылына беренче нигез салучы крестьян Ярмехәмәт була (картлардан алынган мәгълүмәт буенча). Бу кеше килеп урнашканнан соң җир эшкәртә, иген чәчә, мал асрый һәм башка һөнәрләр белән шөгыльләнә. Мондый тынгысыз, тырыш кешеләр авылда күбәеп китә, алар күп итеп җир билиләр, күп итеп продукция җитештерәләр. Шулай итеп авылның бер катламы баеп, икенче өлеше бу бай кешеләргә бәйле рәвештә яшәргә мәҗбүр булалар. Бу чорларда төрле урыннарда ике катлау арасында кискен каршылыклар төрле восстаниеләргә килеп кушыла.

 

Авыл Е. Пугачев восстаниесе чорында

 

1773 – 1775 елларда Россия империясенең көнчыгыш төбәкләрендә көчле халык чуалышы булып уза. Ул Урал буе, Түбән Идел буйларын эченә ала, бу төбәк халыклары да бу вакыйгалардан читтә калмый. Бу чуалышлар башында Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе тора. Восстаниенең беренче көнендә үк манифестлар һәм указлар татар телендә тәрҗемә ителә. Восстание чорында татар теле чын мәгънәсендә милләтара аралашу чарасына әверелә. Сәет бистәсендә беренче татар полкы оештырыла. Пугачевның төп көчләре районнарны басып алалар. Сугышның беренче айларыда Муса Мостафин отряды (Бөгелмәдән көньякка таба), Караной Моратов отряды (Минзәлә районы) кебек эре отрядлар актив хәрәкәт итә. Крестьяннар восстаниесендә барысы 85 меңнән артык кеше катнаша. Асылда алар хезмәт кешеләре була. Татарларның өстен катлавының күпчелеге баштан ук восстаниечеләргә каршы көрәшә һәм үзен императрица Екатерина II гә тугрылык саклый. Төбәкнең башка халыклары арасында да шундый бүленеш хасил була.

Пугачев гаскәре Ногайбак авылыннан килеп Олы Чакмак авыл тирәсеннән Минзәлә ягына таба киткән.

 Халыкның баерак катламы “Әби патша” яклы булса, хәерчелектә яшәгәннәре Пугачев яклы була. Алар бу сугыш тормышларында зур үзгәрешләр китерер дип уйлыйлар. Олы Чакмак авылыннан Габделкәрим Рахманкулов җитәкчелегендә бер отряд булган. Рахманкулов, бу яуда үзен бик кыю батыр итеп таныткан – старшинадан полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән.
 Восстание вакытында икенче бер Гәптелкәрим исемле бай ярлы крестьяннарның күп өлешен буйсындыра һәм үз кулы астында аларны төрлечә изеп эшләтә, ярлылана барган крестьннарны
икътисади яктан үзенә бәйли бара. Шул ук вакытта ул “Әби” патшага”- Екатерина II гә ярдәм итә, ярлы крестьяннарны озак сроклы хезмәткә озатып тора. Шуның өчен рәхимсез байны үз крестьяннары агулап үтерергә мәҗбүр булалар.

Е. Пугачев восстаниесе вакытындагы реакцион елларда, халык арасыннан чыккан, белемле унтер офицер Ваембитов Гиздатулла авылның изелеп яшәүче халыкларын патшага каршы көрәшкә өндәгән. Патша тарафыннан чыгарылган законнарның халык массаларының эксплуатацияләү өчен генә чыгарылганлыгын аңлаткан. Шул ук вакытта ул авылның ярлыларын берләштерә һәм авыл байларына бергәләп каршы чыгарга өндәгән. Авылның югары катлау кешеләре һәм динне яклаучылар Гиздатулла офицерның халыклар арасында агитация алып баруын фаш итәләр, аны кулга алып, себергә сөргенгә озаталар. (А. И. Андрюшенко. Крестьянская война 1773-75г на Яике, в Приуралье, на Урале. М. 1969г. )

Әби тавына карап торсаң, аның тирәнлегендә, биеклегендә, биек-биек ташларның горур басып торуларында ниндидер сер яшеренгән кебек. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз шушы тауда зур гаскәрләр туплап, крепостьлар ясап, Әби патша һәм Пугачев каскәре арасында көрәш алып барганнар. Әби патшаның куштаннары шушы тауларда ныклап урнашып восстаниечеләргә каршы көрәшкәннәр. Тауның исеме дә юкка гына “Әби тавы” дип аталмаган.

Бу тауга элек тикшерү дә килгән булган. Аның тау эченә төшеп киткән тирән чокырлары инде хәзер ташлар, комнар белән күмелеп беткән, әйтерсең лә тау серен үзе белән мәңгегә юкка чыгарган. Бу таудан кешеләр таш чыгарганнар, бер ара ул карьер булып та торган. Әби тавы итәгеннән Ык аркылы “Акай күленә” паром да йөргән. Тау астында Ык елгасының бормаланып аккан өлешендә элек су тегермәне булган.

  

19 гасырда авылның икътисади үсеше.

 

Олы Чакмак авыл халкы да бу чорларда төрле авырлыкларны, таркалуларны кичереп, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Авылның бер төрле катлавы күп җир биләп, күп терлек асрап, таза тормыш корып җибәрәләр. Алар табышны күп алып, авылның ярлыларын үзләрендә яллап эшләтәләр, аларга карата рәхимсез була баралар. Таза тормышлы күп ат асраучылар бер үк вакытта төрле җирләргә барып, сәүдә эше белән дә шөгыльләнәләр, төрле дус-ишләре белән товар алмаша башлыйлар, катлаулы төзелешле авыл хуҗалыгы коралларын кайтаралар.

Кайберләре үзләрендә яргычлар төзеп җибәрәләр, ә кайберләре төрле товарлар сату өчен магазиннар ачалар яки крестьян өчен кирәкле бер генә төрле әйбер ( керосин, дегет, тоз, савыт-саба һ. б ) сату эшенә тотыналар. Безнең Олы Чакмак авылында да Абдулла бай үзенең өч малае белән бергә тары яргычы төзи һәм шул яргыч белән күп кенә табыш ала. Олы Чакмак авылындагы байларның күбесе игенчелек белән шөгыльләнәләр, шул ук вакытта сыер, сарык асрау өчен, ярлы крестьяннарны яллап эшләтәләр.

1861 елда Җиргә реформа үткәрелгәннән соң, авыл халкына җир аерым норма белән бүлеп бирелгән. Җир бүлгәндә ирләр, шул елларда туган ир балалар өстенлек алганнар, ә семьяда гел кыз балалары булганнары бер “душ” (бер ир өчен) Җир алу белән чикләнгән. Җир реформасыннан соң ирләр һәм ир балалар кертелеп 7, 1 десятина җир бирелгән. (1 десятина = 1, 093 гектар) Бу җир участогына сөрү җире, болынлык һәм әрәмәлекләр дә кергән. Ир баласы күп булган семья күп җир биләгән. Авыл халкы тыныч кына игенчелек белән шөгыльләнеп, үзләренә кирәкле мал-туар асрап яшәгән вакытта, 1891 елда яңгырлар бөтенләй яумый, корылык була. Авылның аз җирле һәм күп семьялы крестьяннары ачлыктан һәлак булалар, күп кенә җир участоклары хуҗасыз кала.

1892 елда авыл буенча җир бүлү өчен исемлек төзелә, исемлеккә кергән ирләр һәм ир балалар хисабына һәр хуҗалыкка җирле землямерлар үлчәп бирәләр. Землямерлар җирләрне 7, 1 десятина нормасында кеше хисабына бүлгәнлектән, бүленми калган артык җирләр (порожний) хасил була. Бу артык җирләргә авылның көнбатыш өлешендәге басулары,  “Нарат чокыры”, “Яссы куак”, “Ямансар” тавының түбәндәге өлешләре кергән. Бу җирләрне вакытлыча файдалану өчен Мәлләтамак авылы башкортларына биргәннәр. Алар берничә ел бу җирләрдән күп кенә иген уңышы җыеп алганнар һәм шул икмәкнең бер өлешен Олы Чакмактагы ярлыларга сатып, байлык туплаганнар.

Hosted by uCoz