Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

Авыл Бөек Ватан сугышына кадәрге елларда

 

Еллар акрынлап үтә бара, төрле авырлыклар артта калып, авылның мәдәнияте үсеш ала, колхозчыларның тормыш хәле дә үзгәрә бара. ”Кызыл Төбәк”колхозыннан үсеп чыккан, оештыру сәләтләре булган кадрларны районга төрле җаваплы эшкә ала баралар. (Закиров Локман – судья, Хафизов Садыйк – мәгариф бүлеге мөдире, Исмәгыйлов Г. – райкомда һәм раисполкомда, Шакиров Идият- военком һ. б. лар). Алар урынына комсомол сафларында тәрбияләнгән яшьләр күтәрелеп чыгалар.

1934 елда башлангыч партия оешмасы секретарен башка авылга күчерү сәбәпле, секретарь итеп, 1897 елда Олы Чакмак авылында туган Мурзин Димехәмәт Шәмсемехәмәт улын сайлыйлар. Ул 1929 елда колхозга керә һәм ике ел буе колхоз атларын карый, 1931 елдан 1934 елга кадәр кладовщик булып эшли, ә секретарь итеп сайлангач, уку йорты мөдире итеп билгеләнә. Ул уку йортына төрле китап-журналлар кайтаруда армый-талмый эшли һәм үзенең бөтен энергиясен колхозчы массаларны, авылның бөтен интелегенциясен коммунистик рухта тәрбияләүгә туплый.

Башлангыч партия оешмасы белән берлектә авыл халкын оештыру, авылда тулы тәртип булдыруда авыл советы зур роль уйный. 1932 елдан авыл советы председателе булып Кәрамуллин Хөснулла, 1935-1937 елларда М. Гөлсем, аннан соңгы елларда - башка авылдан килгән Вәлиев эшлиләр.

Колхозның икътисадын ныгыту төгәл хисапка бәйле була. Коллектив хуҗалык оешканнан соң 1932-1933 елларда колхозның баш хисапчысы Әфләтунов. Ш, 1933-34 елларда Зәкиева Банат, 1934-37 елларда Шадрин Н., 1937-1939 еллада Ахунов Закирҗан, 1939-1941 елларда Вәлиуллин Шакирҗаннар эшлиләр.

1935 елда башлангыч партия оешма секретаре Мурзин Д., вакытлыча председатель булып эшләүче Фәттахов Ш. (председатель белем күтәрү курсында була) һәм мәктәп директоры Мадьяров Салихҗаннар райком һәм раисполком аша авылга “Колхозник” дигән радиоузель кайтарталар. Бу радиоузель тапшыруларны наушниклар аша кабул итә. Аны канцеляриянең зур бүлмәсенә озын өстәлгә розеткалар беркетеп урнаштыралар, өстәлнең әйләнәсенә утырган авыл халкы наушник аша радио тапшыруларын тыңлау мөмкинлегенә ирешә.

Радио урнаштырылган бу зур бүлмә “парткабинет” исеме белән йөртелә. Барлык партия җыелышлары, бюролар һәм халыклар белән индивидуаль эшләү шунда үткәрелә. Парткабинетны Мурзин. Д. бик яхшы җиһазлый, колхозчылар буш вакытларын шунда газета-журналлар белән танышып, расписание нигезендә колак микрофоны аша радио тапшыруларын тыңлап уздыралар.

Бу елларда колхозчыларның тормышлары аерата яхшы бара. Иген уңышлары елдан-ел арта, терлекчелектә дә матур күрсәткечләргә ирешә. Иген кырларында берәм-сәрәм генә булса да тракторлар гөрелтесе ишетелеп тора, ә иген уңышын урып-җыю өчен авылга беренче “Коммунар” комбайны кайтарыла. Терлекчелектә эшләр елдан-ел катлаулана, терлекләрнең баш саны арта, шуның белән бергә, нәсел эшен дә үз югарылыгына күтәрү таләп ителә. Терлекләр саны арткан саен, алар арасында төрле авырулар да килеп чыга тора. Кыска курсларда укып кайткан Хәбибуллин Хәмидулла ветсанитар булып эшли. Ул төрле авыр шартларда эшләп, терлекләрнең сәламәтлеген саклауда, югары продукция алуда һәм яңа токымнар кайтаруда зур тырышлык күрсәтә.

    1935 елның язы шундый җылы килә һәм һава шартлары игенчелек өчен уңай була, апрель башларында тырмалау эшләре башлана. Бу язда беренче агроном билгеләнә. Агроном Фәррахов С. агротехник Мөхәммәтрәхимов Гәптерәхимнәр басуларга ашламалар кертүгә игътибарны арттыралар. Тырыш хезмәт бушка китми, бөртекләрнең һәр гектары 20 центнерга якын уңыш бирә, ә солы культурасының уңышы һәр гектарга 25 центнерга җитә. Бу район күләмендә иң югары уңыш була. Шуның өчен агроном Фаррахов С. Мәскәү шәһәрендә оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, “Кызыл төбәк” колхозы мактау тактасына кертелә, грамота белән бүләкләнә.

Колхозның макталуы колхозчыларга тагын да җаваплылык өсти, авылның даны өчен колхозчылар социалистик ярышны тагын да нык җәелдереп җибәрәләр. Игенчелектә барлык эшләр кул көченнән башкарылганлыктан, алдынгыларны, норманы арттырып, үтәүчеләрне көн дә билгеләп, алларына “кызыл такта” куела һәм ай азагында хезмәт көннәренә йомгак ясалып, кыйммәтле бүләкләр бирелә, ә ел азагында бозау яки сарык белән бүләкләү, мактау грамоталары бирү киң кулланыла. Шуңа күрә, кайбер колхозчылар икешәр һәм ике ярымышар норма үтиләр. Игеннәрне жатка һәм лабогрейка белән урдыручы машинистлардан Хаҗиев Таҗетдин, Дәүләтов Мөхәммәт, Фәсхиев Гизетдин, Абдуллин Гаптрахман, Хәертдинов Гаптрахман, Хәертдинов Габдулла һәм башкалар караңгыдан-караңгыга кадәр эшлиләр.

Бу елларда урылган игеннәрне көлтәгә бәйләү эшенә авылның барлык хатын-кызлары тартыла. Аларның кайберләре 1 гектарга кадәр игеннәре көлтәгә бәйлиләр. Мондый колхозчы хатын-кызларга : Халикова Мәврүрә, Гусманова Нурҗиһан, Хөсәенова Зәйтүнә, Кабирова Гизделбанат, Хәлилова Хаят, Кадыйрова Зөләйха, Шакирова Шәмселбанат, Шәйхетдинова Нурыйфатима, Шириева Миңнесорур, Шакирова Зәйтүнә, Шигапова Нурҗиһан, Хәертдинова Зәйтүнә, ә ул еллардагы яшь кызлардан Рәхимова Хөснелхатыйма һәм Фатима, Гусманова Асия, Кашапова Миңнеҗиһан, Дәүләтбаева Өркыя, Сафина Сәлимә, Хәйруллина Шәмсенур һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Алар кыш көне өзлексез ашлык сугуда да катнашалар, шул ук вакытта аларның күбесен «Вахитов» (хәзерге “Шуганка”) совхозына ярдәмгә дә җибәрәләр. ”Кызыл Төбәк” колхозының икътисады ныгый бару күп кенә төзелешләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Колхозчы хатын-кызларның иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләве нәтиҗәсендә йорт эшләрен алып баруга вакытлары калмый. Аларга ипи пешерү хезмәтен җиңеләйтү максаты белән авылга пекарня (ипи пешерү йорты) салу бурычы туа. Шушы максат һәм башка төзелешләрнең фундаменты өчен 1935 елның июль аенда болында кирпеч сугу урыны оештырыла. Бу кирпеч сугу заводы Надулаттан төшеп, сулга борылгач, Ык буенда булып, аның бригадиры Хаҗиев Хафазетдин була. Бу бригадада Халитов Идиятулла, Низамиев Сәхип, Шәйхетдинов Сәяхетдин, Хөбәйбуллин Хәйрулла, Идиятуллина Шәмсенур, Гусманова Нурҗиһан, Бадыкшанова Маһинур, Низамова Мөкәрәмә, Шайхетдинова Тәлигалар эшли.

Мондагы хезмәт барсы да кул көче белән башкарыла, һәр кеше измәне өстәлдә дүртле калыпка сала һәм нечкә чыбык тарттырылган “скрипка” белән тигез итеп артык балчыкны кырып төшергәч, көл сибеп, күләгә лапас астына тезеп салалар. Шунда 6-10 көн әйләндереп торгач, аларны яндыру базына ташып, 56-60 рәткә тезеп куялар һәм утын ягып кыздыралар. Капкачын япканнан соң ике тәүлек тотыла, шуннан соң төзелешкә яндырылган кирпеч озатыла. Бу эш белән Халитов Идиятулла, Низамиев Сәхип һәм Хөбәйбуллиин Хәйруллалар шөгыльләнәләр.

Монда сугылган кирпечләрдән пекарня, сугышка, ферма Һәм йорт нигезләре, барлык морҗаларны чыгаруда файдаланыла, шул ук вакытта аның күп кенә өлеше район үзәгенә дә озатыла. 1936 елда Нәҗмиев Гизетдин җитәкчелегендә пекарня тулы көчкә эшли башлый, анда Шәйхетдинов Саяхетдин, Идиятуллина Шәмсенур, Хөсәенова Зәйтүнәләр күп еллар хезмәт күрсәтәләр. Аларның пешергән түгәрәк икмәкләрен тирә-юньнән килеп яратып алалар.

1935 елның февралендә булган колхозчыларның Икенче Бөтенсоюз съезды кабул иткән авыл хуҗалыгы артиленең яңа уставы нигезендә “Кызыл төбәк” колхозы колхозчылары оештыру һәм хуҗалыкны дөрес җитәкчелек итү эшен яңадан карап, кайбер үзгәрешләр кертәләр. Колхозларда хезмәтне дөрес оештырып, хезмәт дисциплинасын ныгытырга, колхозчылар хезмәтенә яңача түләүне кертергә кирәк була. Аннан соң колхозларда кадрларны сайлап алу, аларны төрле тармакларга урнаштыру, коммунистларны колхоз производствосының хәлиткеч участокларына кую бурычы куела, башлангыч партия оешмаларның оешу сәләтен арттыру таләп ителә. Шушы максатлардан чыгып, партиянең район комитеты һәм район башкарма комитеты юнәлеш бирә, оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Бу елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып мәктәп директоры, Мөхөммәтҗанов Нурлыгаян, ә авыл советы председателе Карамуллин Хөснуллалар эшлиләр. Шул ук вакытта 1936 елның язы бик коры килү сәбәпле игеннәр начар тишелә, корылык нәтиҗәсендә тишелгән игеннең дә яртысы көеп бетә һәм 1936 елның уңышы гектарына 4-5 ц дан артмый, авылда ачлык башлана. Бу авыр елларда колхозчыларга ярдәм итәргә, төрле җирләрдән икмәк сатып алып кайту, эш вакытында кайнар аш оештыру таләп ителә. Шуңа күрә, колхоз идарәсенә, авыл советына һәм башлангыч партия оешмасына халыклар белән күп эшләргә туры килә, материаль һәм мораль яктан рухларын күтәрү өчен күп кенә чаралар күрелә.

Колхозчыларга Башкирия АССРдан сыер белән алыштырылып берникадәр бодай алып кайтыла, ул гомуми туклануга һәм бик мохтаҗ семьяларга бирелә.

Колхозчылар арасында стахановчылык хәрәкәтен җәелдерү башлангыч партия оешмасына бурыч итеп куела һәм шушы хәрәкәтне җәелдереп җибәрүдә иң беренче адым – “Кызыл төбәк” колхозында бригадирларны сайлап алу була. Колхозчылар арасыннан сайлап алынган бригадирлар: Гарипов Шәех, Сафин Гаязетдин, Хәсәнов Ибатулла, Шәйхетдинов Дәүләтша, Хафизов Салих, Нәгыймов Галимнәр була, алар үзләренең эшләрен намус белән үтиләр, колхозчыларның хезмәтләрен дөрес оештырып, хезмәтләренең учётын төгәл алып баралар.

Колхозчылар да тырышып эшли, шуның нәтиҗәсе буларак, 1937-1939 елларда иген уңышының тулай җыемы 25-30 мең центнерга җитә. Колхозчыларның хезмәт көненә 8 кг исәбеннән икмәк бүлеп бирелә. Колхозчыларның тормыш дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшыра.

1939 елда колхозчылар председатель итеп Фәттахов Шәмсетдинне сайлыйлар, ә баш хисапчы итеп Вәлиуллин Шакирҗан, табельщик итеп Зиннәтуллин Сәгыйдулла сайлана.

Бу елларда клуб мөдире Газизов Вазыйз (көндез яшелчәчелек бригадиры) белән уку йорты мөдире Мурзин Д. ләр оештыру эшен тырышып башкаралар.

1939 елның июлендә ВКП (б) Үзәк Комитетының һәм СССР Халык Комисарлары Советының (ХКС) “Колхозларда җәмәгать терлекчелеген үстерү чаралары турында” карары чыга. Бу карар нигезендә терлекчелекне үстерү шуның белән характерлы: дәүләткә ит тапшыруның планы колхоз фермаларындагы терлек санына карап түгел, бәлки колхозга беркетелгән җир мәйданына карап җиткерелә башлый. Бу карарны үтәп чыгу өчен колхозда терлекнең баш санын арттыру белән бергә, нәсел эшен тамырдан үзгәртергә кирәк була. “Кызыл төбәк” колхозында бу юнәлештә, иң беренче сарыкчылык фермасы үзгәртеп төзелә, ферма мөдире Шәрәфиев Гизетдин 150 башлык нәсел сарыкларын аерым урынга урнаштырып, Оренбург өлкәсеннән 16 баш нәселле тәкәләр алып кайта. “Нечкә йонлы бу меринос токымлы сарыкларны үрчетү һәм яхшы сыйфатлы йон алу буенча колхоз алдынгылар рәтенә чыга, районда макталып, берничә мәртәбә диплом белән бүләкләнә.

Сыерчылык фермасында да нәсел эше белән шөгыльләнү арта. Ясалма орлыкландыру алымы 1938 елда керә, Давытов Сәгыйть кыска курста укып кайтып осеменатор булып эшли башлый.

Терлекчелек продуктларын җир мәйданы исәбеннән хәзерләү системасына күчү эффектлы булып чыга, колхозда терлекчелек продукциясе җитештерү елдан-ел арта бара, сыйфат ягы да яхшыра. Колхозларда терлекчелек азыгы хәзерләүгә төп көч куела, авылда силос башнясы салына, терлек тораклары төзү эше киң колач ала, төзүчеләргә бригадир итеп Мөхәммәтрәхимов Гаптерәхимне билгеләп куялар. Бу карар чыкканнан соң авылда яшәүче кешеләрне дә сыерлы итү проблемасы хәл ителә, колхоз идарәсе сыерсыз хуҗалыкларга бозау яки тана сатып бирә һәм терлек азыгы белән дә тәэмин итә.

Колхозның икътисады транспортка бәйле булу һәм колхозда бары тик 1, 5 тонна йөк күтәрешле бер генә автомашинаның булуы йөкне ат белән ташуга калдыра. Авылның шушы машинасында эшләүче беренче шофёры Шәймиев Вагыйз шушы машинасы белән сугышка да озатыла, авыл халкы арасында зур авторитет казана һәм авыл яшьләрен машина белән кызыксындыручы, машинага мәхәббәт тәрбияләүче була (Шәймиев Вагыйз сугыштан соңгы елларда да машинада яхшы гына эшли, механизатор хезмәте белән лаеклы ялга озатыла).

Ат белән йөк ташуда аерым звено оештырыла һәм бу звенода күп еллар йөк ташучылар Гәрәев Шәехҗан, Абдуллин Нигъмәт, Хаҗиев Таҗетдин, Кашапова Зәйнәп, Госманова Асия, Ханов Нәҗип, Хисамиев Ямалтдин, Гимадиев Шиһап, Садыков Хөснетдин, Габидуллин Гөбәйдулла һәм Лотфулла, Абдуллин Гаптрахман, Хәертдинов Гаптрахман һәм Габдулла, Бадыйкшанов Халыйк һәм Кәбир, Фәхертдинов Бәдертдин, Газизов Мөҗип, Сәлимов Фәсхетдин, Рәхимова Хөснелхатыйма һәм Фатыйма, Зәйнуллин Зиннур, Зинкин Зиннур, Нәҗмиев Гизетдин һәм башкалар була. Алар икешәр ат белән икмәкне Бөгелмәгә, Чаллыга, Ютазыга һәм башка станцияләргә алып барып, аннан кирәкле товарлар алып кайталар, ә кыш көне урманнан төзү материаллары ташыйлар, колхозны һәм авыл халкын кирәкле материаллар белән тәэмин итәләр.

1940 елның мартында ВКП(б) Үзәк Комитеты Пленумы барлык продукцияне дәүләткә тапшыруны гектар исәбеннән исәпләү системасына күчүне кирәк дип тапкач, колхозларда продукция җитештерү шундый тиз үсеш ала һәм колхозчыларның икътисади яктан көнкүреше яхшырганнан-яхшыра бара. ”Кызыл Төбәк” колхозы 1939-1940 елларда бөртекле ашлык җитештерү буенча Мөслим районында алдынгы хуҗалыклырдан санала, чөнки басуларны ашлауга зур игътибар бирелә, яз көне уңышларны көл белән тукландыру системасы алып барыла, моның өчен колхозчы хуҗалыкларыннан кыш буе көл җыела.

Бу елларда Тобадагы яшелчә бакчасы якын тирәдә дан казана, анда бригадир булып эшләүче Газизов Вагыйзның хезмәте аеруча зур була. Колхоз ел саен колхозчыларга суган, кишер, помидор, кәбестә кебек яшелчәләрне хезмәт көненә бүлеп бирә. Бу елларда колхозда техник культуралар игү дә алга китә, көнбагыш, киндер һәм җитен чәчү, алардан табыш алу игътибар үзәгенә куела. Киндер “басасын”(ата үсемлек) йолкып суга салу һәм киптереп, кул талкысында сүс хәзерләү эше дә алга китә. Гомумән “Кызыл төбәк” колхозы колхозчылары төрле тармакларда, иртә таңнан, кич караңгыга кадәр эшли. Көз җитү белән “сложная молотилка” белән ашлык сугуга күчелә һәм ул кул белән әйләндереп эшләүче сортировкалар белән чистартыла.

Авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә аларның тормышлары икътисади яктан ныгый бара, авылда яңа йортлар калкып чыга.

Шул ук вакытта Олы Чакмак хезмәт ияләре культуралы була бара, авыл клубы, китапханә өзлексез эшли, балалар бакчасы музыкаль нигездә эшен дәвам итә. Анда музыка буенча балаларны тәрбияләүдә Һадиева Фатыйма күп көч куя, һәрвакыт мактауга лаек була.

Соңгы елларда авылда төзелеш эшләре дә киң колач ала, терлек тораклары, элеватор төзү тәмамлана һәм авыл халкы көче белән агач мәктәп салу тәмамлана, мәктәп директоры Мөхәммәтҗанов Нурлыгаян 1939 елда укучыларны яңа агач мәктәптә каршылый.

1933-34 уку елыннан мәктәптә 5 класс оештырыла. Ә ТБУМ 1935-36 уку елыннан оеша. 1936-37 елларда 36 укучы (беренче чыгарылыш)  7-еллык мәктәпне тәмамлый.

1940-41 елларда яңа агач мәктәптә 5-7 класслар укытыла башлый. Мәктәп директоры Мөхәмәтҗанов Нурлыгаян, завуч Измайлов Талибулла була. укытучылар булып ул чорларда Хатип Гарипов, Габдрахман Халитов, Салихҗан Мадъяров,  Гомәр Фәтхуллин,  Рәбига Нуретдинова эшлиләр

Авыл мәктәбендә укып чыккан күп кешеләр төрле курсларга, югары уку йортларына китәләр һәм соңрак җаваплы урыннарда хезмәт итәләр. Мәсәлән, Закиров Локман – район судьясы, Хафизов Салих – роно мөдире, Иманаев Фәрхетдин һәм Сәлимов Шәех – район уполминзаг эшчеләре, Хәбибуллин Газизулла – партия работнигы, колхоз хисапчысы, Шахмин Кыям район ветврачы булып эшлиләр.

Авыл халкының шундый матур тормышы 1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең Советлар Союзына сугыш башлавы белән өзелә.

Файдалы сылтама

Репрессиядән соң реабилитацияләнгән Ханов Галимҗан турында мәгълүмат:

(“Списки жертв” http://lists.memo.ru/d34/f420.htm сайтыннан алынды)

 Ханов Галимзян Родился в 1927 г. Проживал: Муслюмовский р-н, с.Большой Чекмак.
Приговорен: Муслюмовский РИК 23 июня 1931 г.
Приговор: высылка - Челябинская обл.. Реабилитирован 11 апреля 1996 г.

Источник: МВД Республики Татарстан

Hosted by uCoz