Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

1941 елның 22нче июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: “Сугыш башланган”.

Авыл халкы ыгы-зыгы килә, бөтен кеше эшен ташлый, колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгыч көйлиләр һәм аннан Совет информбюросы сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп тора. Бөтен авыл халкы җыйналып, сугышның тукталуын ишетү, явыз илбасар немец фашистларының илдән куып чыгарылуын ишетәсе килү теләге белән, радиоалгычтан соңгы хәбәрләрне тыңлыйлар.

Иртәнге сәгать 10 да тулмаган, телефон аша Шәймиев Вагыйз (шофер үз машинасы белән) һәм Хаертдинов Вәлиәхмәтләргә 23 июнь көнендә сугышка китәргә хәбәр килә. Бу хәбәрне авыл советы председателе Хәлилов Гаптрәхим белдерә. Бу хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.

Шушы шомлы көннең яртысы узып барганда, авыл почтальоны Галимов Закир сугышка ике яки өч көннән соң китәргә тиешле кешеләргә чакыру кәгазьләре тарата башлый. Шуннан соң бу хәерсез көннең калган өлеше, күк йөзе аяз булса да, авыл халкы өчен шомлы, куркыныч һәм караңгы булып тоела.

Икенче көнне, иртәнге сәгать 9 ларда колхозның бердәнбер шоферы Шәймиев Вагыйз 1,5 тонналы автомашинасы белән Хәертдинов Вәлиәхмәтне утыртып, авыл уртасыннан акрын гына юлга кузгала, машина артыннан авыл халкы да озата бара. Алар дошманны җиңеп кайтуларын теләп кул болгыйлар.

 

Авылның  беренче шоферы Шәймиев Вагыйз.

Садыйков Хөснетдин.

 

24 нче июнь.  Кич якынлашып килә. Арбага җигелгән пар ат, дугада пар кыңгырау, кызыл тасма белән аралаштырылган кара кайма хәсрәт билгесен хәтерләтә. Бәйрәм иртәсендә шатлыклы чыңлаган кыңгыраулар бүген күңелсез генә өзек-өзек булып чыңлыйлар. Алар да авыл халкының кайгылы йөзләренә карап, аларның кайгыларын уртаклашкандай калтырыйлар, моңлы һәм сагышлы тавышларын еракларга тараталар. Аларның чыңлавына моңлы гармонь тавышы кушыла.

Ватан сугышына беренче китүчеләрне озату митингысында колхоз председателе Фәттәхов Шәмсетдиннең калтыранган һәм ачулы тавышы яңгырап китә. Өздереп гармонь уйнаган Садыйков Хөснетдин, Хөснетдинов Сәләхи һәм Мәҗитов Госманнарның да тынып калулары авыл халкын кисәк кенә шомга сала. Бу кыска гына митингта сугышка китүчеләрнең фашистларны тиз арада җинеп кайтулары хакында барлык авыл халкының изге теләге чагыла. Башлангыч партия оешмасы секретаре Мурзин Димөхәмәт сугышка китүчеләрне  җиңү белән авылга исән кайтырга өнди. Сугышка китүчеләр исеменнән Абдуллин Рәхмәтулла үзенең чыгышында авылдашларының ышанычын аклап, немец фашистларын җиңеп, авылга исән-сау кайтачагына ышаныч белдерә, җыелган авылдашларга тырышып эшләргә кирәклеген җиткерә һәм атларга кузгалырга кушыла.

 Бу көнне авыл халкы Ватан сугышына Шахмин Кыям, Шәрәфиев Гайфетдин, Ярмиев Димөхәмәт, Гыймаев Гобәйдулла, Абдуллин Рәхмәтулла, Садыйков Хөснетдин, Әмиров Шакирҗаннарны озата.

Гыймаев Гобәйдулла.

 

Акрын гына пар ат кузгалып китә. Авыл белән саубуллашуларына, кайберләренең бәхилләшүләренә кушылып, гармонь тавышы да кайгылы, моңсу яңгырый. Авылдан чыгып, тауга менеп баручы олаулардан сугышка китүче Садыйков Хөснетдиннең, үз гармунына кушылып, авыл көенә җырлавы озатучы халык күңеленә уелып кереп кала:

“Басу капкасын чыккач та,

Уңга каерылгач та,

Рәхәт яшәгез, авылдашлар,

Бездән аерылгач та...”

25 нче июнь иртәсе тагын да җуелмас булып, авыл халкы күңелендә кала. Чөнки бу көнне элек күп еллар председатель булып эшләгән, хөрмәт казанган авыл егете Сәетов Миңнегалине Ватан сугышына озаталар. Бу елларда Ташлыяр авылында колхоз председателе булып эшләсә дә, ул сугышка туган авылы Олы Чакмактан китә. Аның белән бергә бу канкойгыч сугышка бригадир булып эшләүче Хәсәнов Гобәйдулла, сатучы булып эшләүче Хәйретдинов Саях, машинист Шакиров Мөхәмәтҗан, ат белән транспортта йөрүчеләр: Абдуллин Нигъмәт, Хәйретдинов Габдулла, Фәхретдинов Бәдретдин һ.б. китәләр.

Бу көнне колхоз председателе Сәетов Миңнегалинең өзгәләнеп колхозчыларны үгетләве, колхоз производствосында тагын да тырышып эшләргә чакыруы, колхозчыларны рухландырып җибәрә. Күз яше белән чыланган йөзләрнең барысы да бу ышанычлы житәкченең дөреслеккә өндәвенә аңлыйлар, тырышып эшләргә ышаныч белдерәләр.

 Кыңгыраулы дугага җигелгән җирән айгыр башын салмак кына иеп һәм халык төркемен икегә ярып, алга омтыла. Ватан сугышына китүчеләрнең яулык болгап, “Без җиңеп һәм исән кайтырбыз. Безне көтегез!” дигән көчле тавышлары бик ераклардан яңгырап тора. Олаулар киткән юлда күтәрелгән кара тузан һавада бөтерелә-бөтерелә дә һаман югарыга күтәрелеп, салмак кына таралып юкка чыга, ә олаулар күздән югалгач, авыр кайгылы авыл халкы соңгы хәбәрләрне тыңлап, кайгы сарган өйләренә таралалар.  

Көненә 5-6 кешенең фронтка озатылуы авылда ирләрнең азаюына китерә, җитәкчеләр бик еш алышынып тора. Колхоз производствосында үзеннән-үзе таркаулык туа башлый, эшләп чыгару кими. 1941 нче елның ахырына авылда эшкә яраклы булып олы яшьтәге ирләр, карт-корылар һәм инвалидлар гына кала, урып-җыю эшләре декабрь азагына кадәр дәвам итә. Шуның белән бергә өлкән яшьтәге ирләр һәм яшүсмер кызларны хәрби заводка эшкә җибәрү башлана. Күп кенә заводлар һәм фабрикалар хәрби ладка корыла башлыйлар, ә халык хуҗалыгы өчен кирәк әйберләр, киң куллану товарлары җитештерү кискен кими. Авыл халкы арасында төрле таркаулык, төрлечә фикер йөртүләр көннән-көн арта бара, бу кимчелекләрне үз вакытында бетерә бару өчен авыл советы белән башлангыч партия оешмасы эшчәнлеген арттыру таләп ителә.

Авыл советы председателе Хәлилов Гаптрәхим фронтка киткәннән соң, аның урынын Ишмитова Гөлсем, ә авыл советы секретаре урынын яшь кыз – Шәймиева Фәвзия алыштыра. Башлангыч партия оешма секретаре булып эшләүче өлкән яшьтәге коммунист – Мурзин Димөхәмәт үзенең эшен таләпчән һәм дөрес фикер йөртеп, гадел алып бара.

 1941 нче елның көзендә Фәттахов Шәмсетдин фронтка озатылгач, колхозга председатель итеп Шәрәфиев Гыйзетдин сайлана. Колхоз производствосында барлык эшләр ат белән башкарыла. Авылда барлыгы алты бригада, һәр бригадада 10-12 ат сабаны, 5-6 культиватор, 10-15 пар тимер тырма, 3-4 ат сеялкасы, 3 әр жатка һәм 2 шәр лабогрейка, 2 шәр сортировка, 1 әр триер һәм 1әр борчакны фракциягә аера торган змеевик була. Шушы елның азакларында яшь атларны да фронтка алып җибәрәләр, аларны хәрбиләр Бөгелмә станциясенә кадәр озатып баралар, озатылучы яшь айгырларның авылдагы үз абзарларына борылып кешнәүләре бик кызганыч була.

Колхоз бригадирларының өзлексез алышынып торуы да эштә таркаулык тудыруга сәбәп була. Нәгыймов Галим киткәннән соң аның урынына 1 нче бригадага Нурмиева Банат сайлана һәм ул озак еллар бик тырышып эшли, бригадасы гел беренче урында бара.

 

 

Нурмиева Банат.

 

Рахманов Габдерәшит фронтка киткәннән соң, Садриева Гиздиямал 2 нче бригадага билгеләнә һәм беничә ел хезмәт күрсәтә.

Салашкин Гимазетдин киткәннән соң 3нче бригадага Мәҗитов Госсам, ул да киткәч, Мәҗитова Мөзәянә (аның тормышы иптәше) кала һәм яхшы гына хезмәт күрсәтә.

4 нче бригадада Шәйхетдинов Дәүләтша, аннан соң бер-бер артлы Фәррахов Сәлахетдин, Госманова Суфия (ул хәрби заводка алына), Гәрәев Шәехҗан (инвалид) Әхтәмова Бибиҗиһан, Хәбирова Таһиралар алышыналар.

5 нче бригадада Хәсәнов Ибәтулладан соң Мәҗитов Шәрәфетдин (кулсыз) һәм Ибәтуллин Гыймайлар эшлиләр (башта берничә ел Хафизов Салих бригадир була).

Сафин Гаяз сугышка алынганнан соң, 6 нчы бригадага Ярмиева Хөршидә билгеләнеп, озак еллар шунда эшли, төрле резервлардан дөрес файдалана белә, аның оештыру сәләте көчле була.

Бригадалар белән иген уңышын күтәрүдә озак еллар дәвамында агротехник булып Шәрәфиев Гаптерәхим эшли. Ул басуларны агротехник таләпләргә китереп эшкәртергә, җирле ашламалар кертүгә, көзге уҗымнарны көл белән туендыруга игътибар итә (ул 1944 елның июненә кадәр шунда эшли, гомеренең соңгы минутларында да (1944 елның июнендә үлә) игенчеләргә “Көлләгез!” дигән васыятен әйтеп калдыра. Авыл халкы аның васыятенә тугрылыклы була һәм бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, иген уңышын тулысынча, югалтусыз җыеп алу өчен тырышып эшли).

Сугыш игенчелеккә һәм терлекчелектә зур таркаулык китерә. Колхозның алдынгы тармагы булган игенчелектә эш көчләре җитми башлый, сыерчылыктан һәм сарыкчылыктан продукция алу күзгә күренеп кими, терлекләр күпләп үлә башлый, сыерчылык фермасы мөдире Шәрифуллин Талыйп фронтка киткәч, ферма берникадәр мөдирсез тора, Шәрәфиев Гыйзетдин сарыкчылык фермасы белән бергә сыерчылык фермасына да вакытлыча җитәкчелек итә. Терлекчелектә ветсанитар булып эшләгән Мөхәмәдиев Шәрип фронтка китә, аның да урыны буш кала.

Мөхәмәдиев Шәрип.

 

Колхозның экономик хәле авырлашуда хисапчыларның алышынып торуы да бик тәэсир итә. Баш хисапчы Ахунов Закирҗан фронтка киткәч, аның урынын Вәлиуллин Шакирҗан ала, аны да бик тиз фронтка озаталар, аннан соң Шәйхетдинов Сәлах аз гына эшли, бухгатериядә яңа укып кайтучы кызлар гына кала. Баш хисапчы булып Халитова Бәһиҗә, ә аның ярдәмчесе булып, чит авылдан килеп эшләүче Нуриева Әлфинур эшлиләр. Алар учет эшен төгәл алып барырга тырышалар, кладовщик булып эшләүче Сабиров Мөхәмәтша (инвалид) аларга якыннан булыша, күрсәтмәләр бирә.

Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:

“Әгәр үлсәм, туфрак булсам, бәхил бул... ”

Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.

1941 нче елның кышы аерата авыр һәм салкын килә, җыеп эскерткә куелган игеннәрне сугу җәйгә кадәр сузыла, икмәк тапшыру заданиесе бик авырлык белән үтәлә.

I942 нче елның язында авыл халкы сугыштагы авылдашлар истәлегенә җылы кием, носки, бияләй хәзерләп җибәрү эшен башлап җибәрәләр. Авылдан шундый 12 посылка озатыла. Сугышчылар өчен бәрәңге пешереп, аны мичтә киптереп тапшыралар.

 Язгы чәчүгә чыгар алдыннан колхозчыларның гомуми җыелышы булып, Мөслимнән китерелгән Гатауллин Харисны колхоз председателе итеп сайлыйлар. Шушы ук чорда авыл советы председателе булып, Ленинградтан эвакуация белән китерелгән Шәрәфетдинова Гөлсем эшли башлый. Бу ике җитәкче авыл халкы өчен бик рәхимсез һәм бик җиңел холыклы булалар, авыл халкын артык басым астында тоталар.

Аның өстенә участковый милиционер Тазов та бик кансыз кеше була. 1942 елда ачлыкка чыдый алмыйча 1,5-2кг бөртекле ашлык алып кайтучы колхозчыларны вак бурлык өчен 2 яки 3әр балаларын ялгыз калдырып, төрмәгә өчәр-дүртәр елга озаталар. Ике ел эчендә дүрт семья (Хәлилова Хаят, Рахманова Латыйфа, Ишмитова Гөлсем, Шириева Миңсорурлар семьясы) 50 шәр кг печән белән тотылган өчен озатыла, 1,5 кг арыш өчен Шәрифуллина Закирә 4 баласын калдырып, 3 елга утыртыла. Төрмәгә озатылучылар саны 18 кешегә җитә (Авыл советы председателе Шарәфетдинова Гөлсем 1947 ел ахырына кадәр эшли һәм социаль чыгышын яшереп, партия сафына керүе һәм әтисе Ленинградта зур мулла булып, партия политикасына каршы килгәне өчен районнан бер тәүлек эчендә китәргә мәҗбүр ителә).

Авылның экономикасы ярлылана, авыл халкы өстенә түләүләр арта, аның өстәвенә җитәкчеләр артык басым ясыйлар, ятим балалар, ялгыз аналар һәм тол хатыннар көннән-көн арта бара. Бу авыр сугыш елларының язы тагын да авырлаша, атлар көче белән генә бөтен сөрүлек җирләрен эшкәртеп бетерү мөмкин булмый башлый. Яз көне Мөслим ТТС ыннан (директоры Иске Чакмак кешесе Фаттәхов Мансур) ике СТЗы тракторы җибәрелә. Бу тракторлар еш кына ватылалар, ә запас частьлар булмый. Бу тракторларда Ханова Шәмсенур, Гыймаева Нәилә, Гарипова Мөслимәләр эшлиләр. Алар арасыннан Гыймаева Наилә аерата оста һәм тырыш тракторист булып санала, аның эш күрсәткече дә югары була.

Көз көне урып-җыю вакытында “коммунар” маркалы ике комбайн җибәрелә. Бу комбайннарда броня белән фротка китми калган Мәвлиев Кашап (хатыны Банат белән) һәм Мәгалимов Мәсәлим (хатыны Зөләйха белән) эшлиләр. Бу комбайннарны тәгәрмәчле СТЗ тракторлары тартып йөртеп эшләтәләр, шуңа да аларның көнлек эш күрсәткечләре түбән була.

Бу елларда да ат белән урып, көлтәгә бәйләп, эскерткә яки кибәнгә кую эшләре башкарыла, ә төннәрен ат белән сабан сөрүче яшь комсомоллар сугу эшен оештыралар, бер төнгә комбайн белән бер кибән яки ярты эскерт сугылып бетә. Бу елларда яшьләр аеруча тырышып эшлиләр, аларны туплауда комсомол комитеты секретаре Госманов З.Г. ның оештыру сәләте аеруча көчле була. Аннан соң комсомолец яшьләр төннәрен орлык складларында дежур торалар, төрле эш урыннарына (икмәк киптерү сушилкаларына) рейдлар ясыйлар.

Авыл халкының тормыш хәле бик авырлаша. Ватан сугышындагы батыр көрәшчеләрне туендыру, киендерү авыл халкы җилкәсенә төшә. Аның өстәвенә “самолёт һәм танк колонналары”на халыктан өстәмә акча җыеп тапшыру таләп ителә. Бөтен ил белән барган бу компаниягә кушылып, авыл халкы да зур өлеш кертә.

Игеннәр өлгереп, урып-җыю эшләре белән бергә, беренче олауларны тантаналы рәвештә дәүләткә озату эше дә алып барыла. Бөгелмә һәм Чаллы элеваторларына ашлык тапшыру ат белән башкарыла. Һәр кешегә ике атлы транспорт беркетелеп, аерым звенолар оештырыла. Атлы транспортта өлкән яшьтәге ирләр, яшь малайлар һәм хатын-кызлар йөриләр. Елның-елына атлы транспортта йөк ташучылардан: Фәхретдинова Хәят, Рәхимова Фатыйма, Госманова Асия, Газизова Зөләйха, Хафизова Нурҗиһан, Кашапова Зәйнәп, Фәхертдинова Банат, Хәлилова Хәят, Рахманова Латыйфа һәм башкалар, ә өлкән яшьтәге ирләрдән: Сәлимов Фәсхетдин, Кашап һәм Гизетдин Давытовлар, Гәрәев Шәехҗан, Ханов Гәптерәшит, Бадыкшанов Халикъ, Гимадиев Шиһап, 70 яшьлек Гаффаров Вәҗетдиннәр булалар. Алар үзләренә беркетелгән атларына өчәр цетнер икмәк төяп станциягә илтеп тапшыралар, ә кайтканда халык хуҗалыгы һәм аракы кебек товарларны авыл халкына алып кайталар. Атлы транспортның хезмәте көчле яңгырда да, күз ачкысыз буранда да өзелми.

Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык авыл халкының, бигрәк тә балаларның сәламәтлеген бик нык какшата, аның өстәвенә йогышлы авырулар: трахом, корчаңгы, лишай, күз авыруы елдан-ел көчле таралуын дәвам итә, ә язларын калтырата торган бизгәк һәм сары авыруы еш кабатлана. Авылда медпункт ябыла, анда эшләргә медсестралар булмый, бөтен Мөслим районы халкына Кунапов дигән врач (инвалид) больницада хезмәт күрсәтә.

1942 нче елның ахырында туган авылына медсестра булып эшкә кайткан Бәширова Нурдидә Абдулловна авыл халкының сәламәтлеген саклау өчен бөтен көчен туплый һәм бик авырлык белән медпунктны җиһазлый. Ярлы крестьян семьясыннан чыккан бу кыз, үзенең бөтен гомерен кеше сәламәтлеге өчен багышлый, көнен дә, төнен дә кызганмый армый-талмый эшли. Баширова Нурдидә киң күкелле, көләч йөзле, кешеләргә ихтирамлыгы белән авыл халкының ихтирамын яулый. Ул үзенең эшен яратып башкаруы белән бергә авыл халкын тәрбияләүгә дә күп көч куя, эчтәлекле лекцияләр сөйли, төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә матур итеп җырлый һәм сәхнә әсәрләрендә артистларча уйнап, чын образлар иҗат итә.

 

 

Уңда Бәширова Нурдидә.

 

Авыр сугыш еллары акрын гына уза тора, колхозда эшче көчләр булып картлар, гарип ирләр, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр генә калалар. Колхозның экономик хәле начарлана, авыл халкы ачыга, өс-башлары сәләмәләнә бара. Колхозчылар еллык хезмәт көненә көз көне 30-50 кг онлата “уңыш” ала. Авыл халкы бәрәңге, сөт һәм тамыразыклар, балтырган, ат кузгалагы орлыгы, кычыткан, кузгалак һәм яз көне өшегән бәрәңге казып алып, аннан “кәлҗәмә” пешереп, шуның белән тукланалар.

Авыл халкы акчалата налог, 250-300 литр сөт, 40 кг ит, 100 данә йомырка хәзерләп дәүләткә тапшыра, аның өстәвенә 500-1000 сум заемга язылып аны сыер сөтеннән май язып, базарда сатып түлиләр, фронттагы сугышчыларга җылы кием җибәреп торалар. Ә фронттан һаман батыр сугышчыларның үлем хәбәрләре килә тора, нык гарипләнгән сугышчылар авылга әйләнеп кайта башлыйлар.

1944 елның язында авыл халкы басуда калган арыш, бодай, солы, тары башакларын җыеп, киптереп, он тартып, тамакларын туйдыралар. Ләкин бу үкенечле туклану була. Май аенда халык күпләп, авыз-борыннарыннан кан китеп, 3-4 тәүлек эчендә күпләп үлә башлыйлар. Бу септик ангина була. Үлүчеләр шулчаклы күп була, хәтта, ир-атлар җитәрлек булмагач, хатын-кызлардан кабер казу звеносы оештырыла. Өчәр-дүртәр мәетне бергә күмәргә туры килә. Бу рәхимсез авыру авылның 45 кешесенең гомерен өзә.

Авыз-борыныннан тыя алмаслык кан китүчеләрнең кайберләрен Мөслим район бальницасына ат белән озаталар, аның өстәвенә кояш рәхимсез кыздыра, ә бу авыруны илткән атка больницада үлгән мәетләрне салып авылга алып кайталар. Мөслим юлыннан атларга төялгән авырулар һәм алар урынына үле мәетләрне салган арбалар берсе артынан икенчесе өзлексез агылалар. Авыл халкы өчен никадәр кайгы, никадәр авыр кичерешле күңелсез көннәр бу!

1944 нче елның 2нче июнь көнендә Леннинградтан самолёт белән авылга профессор килеп төшә һәм кич белән бөтен авыл халкын җыеп, авыруның килеп чыгуын һәм аңа каршы көрәш чаралары турында лекция укый, ә иртәгәсе көнгә бер кешегә дә эшкә бармаска куша, тикшерү үткәрәчәген белдерә.

Икенче көнне ул барлык авыл халкын тикшерә, ясле бинасын җиһазлатып, авыруларны аерып, дәвалау участогы оештыра һәм медсестра Нигъматуллина Һаҗәргә күрсәтмәләр бирә, үзе белән алып килгән көрән төстәге таблеткалы даруларны барлык авыл халкына тарата, шулай итеп септик ангинага каршы беренче көрәш чарасы башлана. Авыру кисәк кенә туктамаса да акрынлап үлүчеләр кими башлый, Мәскәүдән, Ленинградтан, Уфа шәһәреннән төрле дарулар, дәвалау средствалары кайтарыла, авыруларны дәвалау август урталарына кадәр дәвам итә.

Авыл халкының хезмәткә сәләте кими, тормыш һәм көнкүреш шартларын авырайганнан-авырая бара. Шул ук вакытта авыл яшьләренең хәрби заводка, ерак урман кисүгә җибәрелүе авылдыгы хезмәткә яраклы кешеләрнең тагын да кимүенә китерә. Авыл халкы төрле якларга үзләренең яшүсмер малайларын һәм кызларын күз яшьләре белән озатырга мәҗбүр булалар. Бу яшьләрнең гармоньга кушылып,

 “Киткән азнакайларга,

 Азнакайларда туктамый китә әллә кайларга... “,–

дип җырлап моңланулары тол калган хатыннарның, ялгыз аналарның күңелләрен телгәләп, бәгырьләрен өзгәләлиләр.

Әйе, бу еллар авыл халкының күңелендә җуелмас эз калдырган еллар була. Канкойгыч авыр сугышның озакка сузылуы Совет халкын төрле авырлыкларга түзәргә, төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга мәҗбүр итә. Авыл халкы Ватанны саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, фронтка төрлечә ярдәм итә. Үзләре ач-ялангач булсалар да, төннәрен фронттагы батыр улларына, туганнарына һәм тормыш иптәшләренә җылы киемнәр хәзерләп, озатуны дәвам иттерәләр.

Шул ук вакытта немец гаскәрләренең чигенүләре, шәһәр һәм авылларыбызның кире кайтарыла башлаулары турындагы хәбәрләр авыл халкы күңеленә дәрт өсти, хезмәткә мөнәсәбәт яхшыруга китерә. Сугыш кырларыннан батырларча сугышып, яраланып кайтучылар авылда хезмәт итә, җитәкчелек эшен алып бара башлыйлар. Бу елларда колхоз председателе Шәйхетдинов Дәүләтша, авыл советы председателе Шәрәфетдинова Г., партоешма секретаре һәм сыерчылык ферма мөдире Хәертдинов Нурлыҗинан, агротехник Әгъләмов Димөхәмәт, сарыкчылык фермасы мөдире Ярмиева Хөршидә, бригадирлар: беренче бригадада Нурмиева Банат, икенче бригадада Садриева Гыйздиямал, өченче бригадада Мәҗитов Госсам, дүртенче бригадада Хәбирова Таһира, аннан соң Галләмов Сәлах, бишенче бригадада Садриев Гайнетдин, 6 нчы бригадада Ханов Фәтихлар эшлиләр. Шулай итеп, колхоз тормышында беркадәр алга китеш, кадрлар белән тәэмин ителеш тә яхшыра төшә.

Авыл яшьләре авыр сугыш елларында халыкны тәрбияләү, аларның авыр кайгы-хәсрәтләрен вакытлыча гына булса да тарату максаты белән, кичләрен, концертлар, спектакльләр куялар. Бу елларда ясле бинасы клуб итеп җиһазландырылган була һәм бөтен культура мероприятиесе шунда уздырыла.

Авыл яшьләрен оештыруда комсомол оешмасы башлап йөрүче була, ә башлангыч партия оешмасы һәм аның секретаре Хәертдинова Нурлыҗамал апа аңа юнәлеш бирә. Хаертдинова Н. озак еллар ферма мөдире булып эшли һәм “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була, беренче пионер оешмасын оештыруда да ул башлап йөрүче була. Сугышның озакка сузылуы яшьләрне ике сменада эшләргә мәҗбүр итә. Иртәнге якта сабан сөргән атлар белән сабандагы яшьләр (кызлар да була, мәсәлән Шарифуллина Тәнзилә, Гарипова Һаҗәр, Рахманова Рәйсә, Әхтәмова Бибиҗиһан, Рәхимова Расиха һ.б.) урып-җыю вакытында ашлык сугуда яки көлтә кертүдә төнге 2 гә кадәр эшлиләр, икенче сменада дежурлык укытучы Гарипов Хатипка йөкләтелә.

Бу елларда колхозда тарту көче булып атлар саналганлыктан, колхоздагы алты бригадада атлар саны елдан-ел арта бара, уртача бригада саен атлар саны 45 – 50 баш хисаплана. Бу атларны караучыларның күпчелеге хатын-кызлар була. Беренче бригадада Абдулина Мәүҗидә, Салашкина Мәгъсүмә, Гыйльфанов Гайнетдин. Икенче бригада Гәрәев Әхмәтсафа, Гайнулина Фатима. Өченче бригадада Давытов Гизетдин, Хәертдинова Асма, Карамуллина Марзия. Дүртенче бригада Латыйпов Вагыйз, Бикташева Шәмсиямал, Госманова Асия, Бадыкшанов Шамил, бишенче бригадада Мөфтиев Шәйхелислам, Фәхретдинова Хәят. Алтынчы бригадада Гарипов Әбелнәгыйм, Фәхретдинова Һәдия, Хәкимов Закирлар бик озак һәм намус белән эшлиләр, төннәрен дежур торып атларны башак биреп, ә транспортка китәсе атларны аерым тәрбиялиләр.

Колхоз производсвосы аеруча сыерчылык һәм сарыкчылык фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле була. Авыр сугыш елларында сыерчылык фермасында авыр шартларда эшлиләр, кыш көне гел саламда тору сәбәпле сыерларны “күтәртә”торган булалар. Бу фермада күп еллар эшләүчеләрдән Харисова Наҗия, Хәйретдинова Маһинур, Сәгыйтова Нәкыя, Мурзина Җәмилә, Һадиева Фатыйма, Шәйхрәзиева Миҗан, ә сарыкчылар фермасында Ярмиева Хөршидә (мөдир), Садыйкова Нәгыймә, Хөснетдинова Асия, Хәйретдинова Мәгъделбанат, Кәрамуллина Нәсимә, Абдуллина Гыйзденурлар булалар.

Нинди генә авырлыклар булса да, авыл халкы аны җиңә килә, көнен дә төнен дә кызганмый хезмәт итә, фронтка өзлексез ярдәм итә, канкойгыч сугышның бетүен түземсезлек белән көтә. Ниһаять озак еллар көткән куанычлы көн – Җиңү көне килеп җитә. Колачы һәм киеренкелеге ягыннан тиңдәшсез канкойгыч сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңү зур югалтулар бәрәбәренә яулана.     Бөек Ватан сугышында һәлак булган  авылдашлар исемлеге

 

Хәзерге көндә авылда өч сугыш ветераны яши: Хөснетдинов Фәрвәҗетдин Зыятдин улы, Габидуллин Нәгыймулла Габидулла улы, Халиков Мохсин Халик улы.  

ХӨСНЕТДИНОВ ФӘРВӘҖЕТДИН ЗЫЯТДИН УЛЫ.

1924 елда Олы Чакмакта туа. Ленинград фронтында яралана. Аңа кадәр 1943 елның апреленә кадәр Украина фронтында сугыша. Белоруссиядә 1945 елда фронтта яралана. Запастагы офицер сугыштан соң бригадир булып эшли. 1984 елда пенсиягә чыга. Берничә ел заправкада эшли. Күп санлы медальләр, 1 дәрәҗәдә дан ордены, сугыштагы батырлыгы өчен ‘’Кызыл йолдыз’’ ордены белән бүләкләнә. 1966 елның 1 февралендә ‘’Коммунистик хезмәт ударнигы’’ дигән мактаулы исем бирелә. Күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Почет китабына кертелә. 1967 елда ‘’За успехи в народном хозяйстве’’ дигән көмеш медаль белән бүләкләнә.  

Халиков Моксин Халик улы.  

1914 елда Олы Чакмак авылында туа. 3 класс белемле. 1941 елның 22 маенда армиягә алына. Шуннан сугышка китә. 1941 елның 20 августында Смоленск шәһәрендә яралана һәм Славгородта (Алтай крае) госпитальдә ята. 1943 елның 22 маенда тагын фронтка китә. Радиосвязист була. Авиациядә 1945 елның февраль аенда бик зур авырлыклар күреп авылга кайта. Колхозда тракторда эшли. II группа инвалид. 1974 елда “Заслуженный механизатор” исеме белән пенсиягә чыга.

Хөкүмәтебез аны медаль белән (“За обрацовое вынолнение боевых заданий командования на фронте борьбы с немецкими захватчиками”) бүләкли. II дәрәҗә Дан ордены һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә.  

Габидуллин Нәгыймулла Габидулла улы.

1925 елның 15 ноябрендә Олы Чакмак авылында туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлый. 1939-40 елларда ФЗО да укый. 1943 елда армиягә китә һәм шуннан сугышка алына. Киров һәм Сталинград шәһәрләрендә 2-3 ай сугыша, контузия ала. 1944 елның январенда I группа инвалид булып авылга кайта. Авылда ат, үгезләр карый. Хөкүмәтебезнең Бөек Җиңү хөрмәтенә бирелгән медальләре белән бүләкләнә. 1985 елның 14 мартында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.  

Хөрмәтле ветераннар укучылар белән очрашуга мәктәпкә еш кунак булып киләләр. Алар сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашалар, тынычлыкның кадерен белергә өндиләр.

Сугыш ветераны Хөснетдинов Фәрвәҗетдин хатыны Минҗиһан белән.

 

Сугыш ветераны Халиков Моксин хатыны пенсиядәге укытучы Рәхилә апа белән.

Сугыш ветераны Габидуллин Н.Г. 

Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары 

Хәсәнов Мөхәмәтдин Хәсән улы.

1925 елның 17 июлендә Олы Чакмак авылында туа. 7 класс белем ала. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1943 елның октябрендә сугышка китә. Сул аякка тездән югары пуля тиеп госпитальдә 3 ай ята. Сугышта Литвада була. Неман елгасын кичүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссиягә кадәр җитә. Кенигсбергны штурмлауда катнаша. Пилау портовой шәһәрне һәм Коса ярымутравын алалар. 1946 елда Россиягә кайта. Великие Луки өлкәсендә җирне минадан чистартканда,1946 елның 23 маенда аягы тездән өзелә. Гел госпитальда ята. 1943 елда Смоленск кырыенда бер биеклекне алган өчен “За отвагу“медале бирелә. II, III дәрәҗә орденнары белән бүләкләнә. Пилау шәһәре өчен көрәштә “Кызыл йолдыз“ ордены бирелә һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1985 елда пенсиягә бухгалтер булып эшләп чыга. 2004 нче елның 24 январендә Мөхәммәтдин ага каты авырудан вафат булды.

Хәсәнов Мөхәммәтдин Хәсән улы (1925–2004). сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

 

 

Шәриф Гәрәй. 

Авыл халкы күренекле кешеләре белән чиксез горурлана. Мәктәптә “туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары Хәбибуллина Фәтхия Мөдәрис кызы җитәкчелегендә югалган якташларны, матбугат үзәге белән берлектә эзләү экпедициясендә катнашып, Шәриф Гәрәй турында мәгълүматлар тупладылар. 2006 нче елның февраль аенда мәктәптә Шәриф Гәрәйнең сеңлесе Әнисә Гәрәевага тантаналы төстә “Кызыл Йолдыз Ордены” тапшырылды. Мәктәп музеена “Назовем по именно” дигән китап, Ш. Гәрәй турында мәгълуматлар бүләк ителде. Ш. Гәрәй Калининград өлкәсе “Парк Победы” мемориал комплексында җирләнгән. Аның исеме “Назовем поименно “ китабына кертелгән. Укучылар Әнисә апа белән очрашулар оештырып торалар.

Гәрәеф Шәриф Гәрәй улы Ватан сугышындагы батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. (1922-1945)

 

Җиңү көне! Өлкән буын аны якынайту өчен күпме кан койды! Күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр китерде сугыш. Күпме арысландай егетләребез яу кырында ятып калды, күпме сылу кызлар ир назыннан мәхрүм булды. Зур корбаннар бәрәбәренә булса да Советлар Союзы Европаны фашизм тырнагыннан коткарып калды.

Иксез-чиксез галәмнән караганда, Җир шары бер ноктага сыядыр. Менә шушы ноктада кешеләр үзен үзе белә башлаганнан бирле гел сугыша, кан коя. Бүген Җир шарындагы тереклекне йөзәр, меңәр кат юк итәрлек атом-төш коралы, бактерологик кораллар бар. Тик шуны онытмыйк: бер материктан икенчесенә җибәрелгән бомба ахыр чиктә үзләрен дә юк итәчәк. Чөнки Җир шары никадәр зур булып тоелса да, ул шул кадәр үк кечкенә Шулай булгач, безнең Ватан ул шулай ук американнар өчен дә Ватан. Яшәсен җирдә ТЫНЫЧЛЫК!.

Hosted by uCoz