Авылым - туган ягым Олы Чакмак авылы сайты 423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail: rami.94@mail.ru |
|
Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл Авыл халкының тормышы, көнкүреше, |
Шакирҗанов Фәндүснең скань ысулы белән ясаган картинасы
Зәйтүнә апа Шакирҗанованың кул эшләре
Гарипова Энҗенең чигү эшләре
Нәгыймова Миңнурның чигү эшләре
Авылда шигырь, бәет, мөнәҗәт иҗат итүчеләр дә бар. Салахова Рәзинә, Мөхәммәтҗанова Гөлсинә, Гайнетдинова Газизә һәм укучы балалар да авыл, туган як турында иҗат итәләр. Мөхәммәтҗанова Гөлсинәнең йөрәк түреннән сары сагыш булып улы Расихына язылган бәете. Ул гомере буе терлекчелектә тырыш хезмәт куйган. Гарәп телен өйрәнеп, корьән китабын укый, оныкларына изге догаларын җиткерә.
Расыйхыма.
Йөрәгемә ял буладыр, барсам каберләреңә, Бу кайгылар җитәр инде минем гомерләремә. Карточкаңа карыйм, бигрәк моңсу, улым, күзләрең. Өзелеп җаннарың чыкканда Калгандыр бит әйтер сүзләрең. Шимбә көнне җаннар биргәнсең син Ял көннәрен өзелеп көткәндә. Озатыплар калалмадым, улым, Туган йорттан чыгып киткәндә. Сагынам, улым, сине бик сагынам. Һәрчак төшләремә керәсең Моңсу буласың син, улым, Яшьли киткәнгәдер күрәсең. Төшләремдә чәчәк җыйдың син, улым, Акларын, сарыларын, Төшемдә дә ишетәм бит мин, улым, “Әнием сагынам” дигән тавышларың, Өнемдә дә килә тавышларың, Төшемдә дә, улым, ишетәм. Өебезгә кайтып килерсең дә, Килеп керерсең күк ишектән. Гел туктамый үтә икән гомер, Туган көнең җитте быел да. Син яраткан ашлар өстәлеңдә, Үзең генә җирнең куенында. Рәсемеңә карыйм, карап туя алмыйм Күзкәйләрең моңсу тумыштан. Кызганмады усал кешеләр, улым, Бигрәк иртә киттең тормыштан. Карточкага нигә төшәләр дә, Нигә альбомнарга куялар, Альбомнарда түгел, йөрәкләрдә Сезнең урын газиз балалар. Бар кеше дә барган җирдән Без генә кала алмабыз. Мин дә барсам сезнең янга Икәү каршы алыгыз. Мин дә ашыгып анда барсам, Монда кала балалар. Рафисым да, Гөлгенәм дә Сезне бик сагыналар. И ходаем бир сабырлык, Күрәселәрне күрим. Язмышыма шулай язган, Беркемгә үпкәләмим. Хуш, Тәлгатем, хуш, улым.
Туган як. Хөснетдинов Фәнис. 7 сыйныф укучысы.
Туган ягым, туган җирем, Синдә туып үстем мин. Көмеш сулы чишмәләрнең Татлы суын эчтем мин.
Кайтырмын мин бер әйләнеп, Синең якка, синең кочакка, Туган авылым гөрләп торыр Мине каршылап шул чакта.
Ахунова Фәрхиҗинан әби үзенең туган авылын сагынуы хакындагы кичерешләрен шигъри юлларга салган. Ул1905 елда Олы Чакмак авылында туган. Рантамак авылында (Сарман районы) яшәгән. “1927 елның 22 июнь көнне сине ташлап киттем, Чакмагым. 1987 елның 22 көнне сине сагынып яза башладым”.
Туган үскән Чакмак авылым Күз алдымнан китми гел генә, Җәйнең матур көннәрендә Барып күрсәң иде бер генә.
Шул вакытта барсам авылым сиңа , Төшәр идем Ык буйларына. Карар идем кызыл ярларына, Менәр идем биек тауларына.
Картайсам да сагыну дәвам итә, Ялкын булып яна йөрәк тә. Әле дә бөрлегәннәр пешә микән Түбән болыннарда төбәктә?
Ык сулары һаман дәвам итә, Талгын гына булып акса да, Кызарып баланнар пешә микән Түбән болыннарда, Акмада?
Безнең Ыкның сулары Иделләрдән тар иде, Безнең түбән болыннарда Олы күл дә бар иде.
Җәй көннәре ямансу иде Кыр казы тавышлары, Көз көннәре шаулый иде Бигәшәй камышлары.
Безнең түбән болынның Сарут иде печәне. Яшь гомерләр кайчан үтте Бүгенме, әллә кичәме?
Яр буена таллар үскән Баланны буйларына. Туган үскән Чакмак авылым Син генә уйларымда.
Туган үскән Чакмак авылым Ник онытылмыйсың алай? Мин дә синдә яшәр идем Алмады бит бер малай.
Җәйнең ямьле көннәрендә Кошлар сайрый кагынып. Туган авылыма бардым Ык буйларын сагынып.
Үзебезнең турдан узганда Карадым бер тутырып. Аръякларга чыгып киттем Көймәләргә утырып.
Аръякларда әрәмәдә йөрдем Әнкәй белән бергә йөргән Ком тау башларын күрдем
Сагынулар, саргаюлар Әйләнделәр сагышка, Елый – елый карап тордым Күлдә үскән камышка
Кая китте яшьлек вакытларым, Яшел яулык, зәңгәр чәчәгем, Күңелләр дә сизми, Беркем белми Соң вакыт ни күрәчәгем.
Яшь вакытта үстем чәчәк кебек, Инде хәзер алар шиңделәр. Ботаклары сынып корыган агач кебек Аз гомерләр безгә килделәр.
Сахраларга чыксам, хәйран калам Төрле чәчәк төрле төсләрдә, Чәчәк кебек яшьлек вакытларны Күралмабыз бәлки төшләрдә.
Чәчәк аткан матур гөлләр Башын ия гомерләр үтә дип. Уйлыйсызлы, дөньяларны ташлап Китәр вакытларың җитә дип.
Хәйран калып уйлап утырсам да, Бик аз калды безнең гомерләр. Авыр сүзне, авыр кайгыларны Күтәрә алмый безнең күңелләр.
Яшь вакытта күңел киң була, Хәзер инде күңел тарайды. Кызыл чәчәк кебек нурлы йөзләр Көзге яфрак кебек саргайды.
Ефәк кебек озын кара чәчләр Үсүеннән алар туктады. Үткен зәңгәр күзләр аз күрә, Никтер күңел гамьсез йоклады.
Сизә хәзер үзенең картлыгын, Инде рухым төште, аң китте. Онытты ул яшьлек шатлыгын, Кара чәчләремә ак төс керде.
Көчләрем дә бетте эшләргә, Авызымны ачсам юк тешләрем, Картлык хисе безнең эчләрдә. |