Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

 

Олы Чакмак авылының географик урыны һәм табигый байлыклары

 

Олы Чакмак авылы Татарстан Республикасының төньяк- көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының түбәнге агымына урнашкан. Төньяктан килгәндә тау астына урнашып, авылны ике өлешкә бүлеп, Баланны елгасы ага. Балланы елгасы яз көне бик көчле ташый, ә җәйге вакытта чиста саф суы кими һәм тигез, тавышсыз агуын дәвам итә. Баланны елгасының ярлары таллык белән капланып килә, ә күпердән матур булып күренүче Гыйльфанов Мөхәммәтсалих утырткан өянкеләр рәт-рәт булып үсеп утыралар, авылга матурлык өстиләр.

Баланны елгасы кечкенә инешләрдән саналса да, аның яз көне бик көчле ташыган очраклары да була. Шундый көчле ташу 1979-1980нче елларда күзәтелгән. Инешнең ташуы шул кадәр көчле булган ки, аның аша тимер торбалардан  салынган күпергә боз тыгылгач, авыл халкы күперне коткарыр өчен күпер янына җыела. Ломнар белән генә эә барып чыкмагач бозны автокран тросына тагып күтәртәләр. Әлеге күренеш фотода

Авыл халкы малларга эчертү өчен Ык суын, Баланны елгасыннан агып чыккан чишмә һәм кое суын эчәргә кулланалар. Һәрбер йортта үзләре каккан торбалар белән ясалган колонкалар бар, су алына торган тирәнлек уртача 11 метр.

Авылның төньяк-көнчыгышында әрәмәлек һәм бу әрәмәлекне бүлеп, Ык елгасының элекке эзен хәтерләтүче “Иске Ык” суы сузылган. Иске Ыкның ярлары вак агачлар, ә кайбер урыннары камышлар белән капланган, суы чиста, тыныч урыннарында матур булып, төнбоеклар үсә. Шулай ук кыр үрдәкләренең яшәве һәм күпләп үрчүе өчен дә уңайлы урын булып санала. Олы Чакмак авылына ямь бирүче әрәмәлектә өянке, зирек, куак тал, усак, юкә, карама, кара карлыган, кызыл карлыган, балан, шомырт, гөлҗимеш, зелпе, камырлык, эт шомырты һәм башка куаклар, агачлар үсә. Әрәмәлектә төрле чәчәкләр, ландыш, абага, балтырган, кузгалак, кукы кебек үсемлекләр үсә. Әрәмәлекнең киң болыннарында җир җиләкләре, таллы урыннарда бөрлегәннәр үсә. Әрәмәлек авылга кадәр зур гына болын белән тоташа. Болынга авылдан килгәндә матур булып, андагы куе камышлар белән әйләндерелеп алынган берничә күл ачык күренә. Иң беренче “Әйләнмә” һәм ”Түгәрәк” күлләр ачык күренә һәм аларның әйләнә-тирәсе камышлык, ә суларында төнбоеклар иркенләп үсәләр. Ә менә “Олы күл” аерата күңелне үзенә тартып тора. Аның әйләнә-тирәсе матур үләнле камыш һәм суында балыклар кызыктырып йөзеп йөриләр. Авылның халкы һәм ерактан килгән кунаклар бу күлләрдә балык тоталар һәм культуралы ял итәләр.

Болынның күп урыннарына төрле исем бирелгән, чөнки колхозлашуга кадәр аны авыл халкы үзара бүлеп чаба торган булганнар. Мәсәлән “Хәзрәт бае”, ”Зыян бае”, “Юмарт бае”, “Түмгәкле болын”, “Түгәрәк аланлы бай”. Бу исемнәр үләннәрнең ничек үсүенә дә бәйле рәвештә бирелгән булырга тиеш.

Ык елгасы исә авылны узгач беренче борылма ясый һәм ул “Бәләкәй Чаршы” дип атала. Анда ул берникадәр вак ташлы ком калдырып дәвам итә. Аннан соң Ык елгасының агымы акрынлап, зур гына борылыш ясый һәм анда чиста комнарны калдыра. Ул борылма “Олы Чаршы” дип атала һәм аннан юл төзү, асфальт ясау өчен гравий алына. Шуннан соң Ык елгасы көнбатышка таба борыла, Иске Чакмак, Салауз-Мухан авыллары кырыеннан уза Һәм Мөслим районы үзәге аша узып, Кама елгасына коя.

Ыкның икенче як яры күчмә комлыктан башланып, матур булып үсүче агачлары, куаклары белән авылга ямь өсти. “Аръяк”ның Ык ярыннан күренеше аерата күңелгә ятышлы, әрәмәлекләрдән калкып торучы “Ком тавы” аерата игътибарга лаеклы. Җәй көне халык печәнен чаба, җиләген җыя, әрәмәлекләргә шомырт, балан, гөлҗимеш, камырлык, бөрлегән җыярга йөри.

Авылның төньягында Ык өсте тигезлегеннән 42 метр биеклегендәге “Биек тау” үзенең наратлары белән әллә кайдан күренеп тора. Аның артында 1912-13 елларда геологлар тикшеренүендә табылган бакыр ятмасы булган “Бакыр базы” сузылып ята. Хәзергесе вакытта базны болын үләннәре каплап алган, анда көтүлек йөри. Авылның төньягында болынга бара торган юлның уң ягында “Надулат” үре, “Кәҗә Ерганаклары” белән текә яры күренеп тора.

Шоссе юлдан көнбатыш юнәлештә Тойгельде һәм Олы Чакмак территориясен аерып “Нарат Чокыры” урнашкан. “Нарат Чокыры” аерым ике ерымта белән “Яссы Куакка” тоташа.

“Яссы Куак” ның көньяк-көнчыгыш юнәлешендә басуда “Ямансар Тавы” калкып тора. ”Ямансар Тавы”ның көньяк өлеше түбәнәя барып, “Ачы Чокыры”на тоташа. Чокыр көньяк-көнбатышка таба киңәя барып, ”Рәхмәй Чирәме” дигән аланга кушыла.

“Рәхмәй Чирәме”нең түбән өлешендә кечкенә юл Олы Чакмак авылын элекке Егореевка авылы (Шунак) аша Баланны авылы белән тоташтыра. Чакмак - Баланны юлының сул ягында, таллыкларга күмелеп, Баланны елгасы ага. Бу елганың ярлары төрле чокырлар, ерымталар белән тоташып, киң яр барлыкка китерә. Баланны елгасының түбән агымында авылга килеп җитәргә аз гына кала, бик эре зирек агачлары үсүче “Җиреклек” булган, кохозлашу чорында бу агачларны күпләп кискәннәр. Хәзергесе вакытта бу урынны хәтерләтеп, сирәк кенә зирек агачлары үсеп утыра.

Олы Чакмак авылының көньяк-көнчыгышында Рус Шуган авылы белән ике арада “Тоба” чирәмлеге җәелеп ята. “Тоба” чирәмлеге көньякка киңәя барып “Өшегән буе” дигән иңкүлек белән тоташа. Бу чирәмлекне икегә бүлүче Өшегән буе суы Ык елгасына кушыла. Тоба чирәмлегенең күп өлешен әрәмәлек каплап, Ыкка кушылыр алдыннан бу кечкенә су түмгәкле камышлар белән әйләндерелеп, сазлыкка әйләнә башлаган. Шуңа күрә бу урынны “Сыза” дип атаганнар.

“Тоба” чирәмлеген көнчыгышта Ык елгасы чикли, ә көньяк юнәлештә, Ык елгасы буенча барганда, берникадәр ярлы һәм камышлы “Бигәшәй” күле сузылып ята. Бигәшәй күлендә төрле кошлар, үрдәк, ләкләк тыныч кына яши бирәләр.

Авыл территориясе 100-200 метр биеклегендәге тигезлектән тора, уртача еллык температура 2,5 градус, явым-төшем уртача 430-450 мм, туфрагы кара балчыклы уңдырышлы туфрак.

 

Авылның кызыл китабы һәм экологиясе

 

Авылның иң матур урыннарының берсе “Ык” елгасы. Татарстан Республикасының “Кызыл китабына” кертелгән табигать һәйкәле. ”Россия империясенең географик-статистик сүзлеге”ндәге (төзүче һәм мөхәрир П, П. Семенов Тян-Шанский) Ык елгасы турында: “Ык, елга, Каманың сул як кушылдыгы... Чишмәсе Бәләбәй өязенең көньяк өлешендә, калкулыклар арасыннан юл ала. Ул башлап ага, аннан соң төньякка борыла, байтак кына арада, Оренбург һәм Самара губерналарының чиген тәшкил итә, Минзәлә өязенә кисеп керә. Ниһаять, төньяк-көнбатышка борылып, “Ык Тамагы” авылы каршында Камага коя,” дип язылган. Ык елгасы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы чуаш авылы Игнашенко һәм Максимово чишмәләренең бергә кушылуыннан башланып китә.

Елга авылга Азнакай районы биләмәләреннән агып килә, тирәнлеге 0,5-0,8 м., аңа барлыгы 96 кечкенә инеш кушыла. Ык Чулман елгасына коя. Гомуми озынлыгы 598 километр. Авыл тирәсеннән Ыкка “Баланны” һәм “Өшегән “ елгасы кушыла. Ыкта бик күп төрле балыклар: алабуга, алапый, табан, карабалык, җәен, чабак, чуртан, сыла, жамбо яши. Су хайваннарыннан ондатра, кошлардан торна, кыр үрдәге, аккош, акчарлаклар бар.

“Надулат“, “Каенлы кул” тауларында “Кызыл китап”ка кертелгән хайван “Байбак “ яши. Картларның сөйләве буенча 1921-22 нче еллардагы ачлыкта крестьяннар байбакларны меңәрләп тотканнар. 1965-66 нчы елларда картлар байбакларны тиресе һәм мае өчен ауладык дип сөйлиләр. Олы Чакмак тирәсендә күпләп байбаклар 1985 елда күренә башлый. Байбаклар колониясе елдан ел арта бара. Татарстанда бер генә төре гадәти суыр - байбак билгеле. Байбак – сөркә ыругыннан кимерүче хайван. Байбаклар яшәгән урын чиста, көтүләр йөрмәгән, яшеллек, тыныч.

Мәктәптә эшләүче “экология” түгәрәге членнары (җитәкчесе Зиннурова Э. С. ) фәнни-тикшеренү эше белән Казанда үткәрелгән фәнни-экологик конференциясендә “Олы Чакмак авылында суырлар колониясе“ дигән темага чыгыш ясадылар.

Олы Чакмак тирәсендә “Кызыл китапка” кертелгән үсемлекләрдән күкчәчәк, андыз, каз тәпие, зәңгәр кыңгырау (рябчик), ләлә, сары умырзая, гөлбадран үсә. Сөйрәлүчеләр классыннан кара елан яши.

Авыл әрәмәлек - урман поласалары белән әйләндерелеп алынса да экологик яктан уртача чиста авыл булып исәпләнә. Мәктәптә эшләүче” экология түгәрәге”нә йөрүче укучылар “Олы Чакмак авылының биоиндикациясе” дигән фәнни-тикшеренү эше үткәрделәр. Тикшеренү нәтиҗәсе авылның чисталыгы уртача булуын раслый.

Соңгы ун ел эчендә авыл карамагындагы җирлектән нефть алына башлады. Җир астыннан алынган нефть урынына төрле тозлы сулар тутырыла һәм җир асты сулары болганып, эчә торган суның сыйфаты начарлана.

Чүплекнең авыл тирәсендә булуы, Ык елгасы яры нык ишелү нәтиҗәсендә болынга көтү төшү юлының өзелү куркынычы борчыган мәсьәләләргә әверелде. Авыл җирле үзидарә советы 2007 елга шушы ике мәсьәләне хәл итүне бурыч итеп куйды.

Hosted by uCoz