Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

Авылның күренекле кешеләре

Олы Чакмак авылы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш, үзләренең акыл сәләте һәм хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы, уңган кешеләре белән данлыклы.

Нинди генә ачлык, сугыш авырлыклары, ятимлек ачысын кичермәсен авылдан бүгенге көндә горурланып сөйләрлек олы шәхесләре бар.

 

Галимова Фаягөл Төхбатулла кызы 1942 елның 16 мартында Олы Чакмак авылында туа. 1949 – 56 елларда Олы Чакмак 7 еллык мәктәбендә укый, 1959 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. 1959 – 60 елларда Бөгелмә сатучылар мәктәбендә укый, 1960- 63 елларда авыл магазинында сатучы булып эшли. 1963 елда авыл китапханәсенә эшкә керә.   Читтән торып, Алабуга культура-агарту техникумында укып, китапханәче дипломын ала, лаеклы ялга киткәнче 1998 елга кадәр эшли. 1994 елда аңа Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1970, 72, 74, 75 елларда ул Отличник “библиотечная работа” дигән диплом, грамоталар белән бүләкләнә. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

 

Ык буенда серле таллар җырлый,

Моң агыла туган ягымда.

Бәхет эзләп ерак киткәннәр дә

Сине Мөслим, сине сагына.

(Лилия Садриева)

 

 

Галләмов Әхияр Сәләхетдин улы (1933–2000). Югары категорияле врач-рентгенолог. “Отличник здравохронения” (1977), ”Знак почета” ордены (1981) бүләкләренә лаек була

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Галләмов Ә.С.

 

 

 

Садриев Фоат Миннәхмәт улы. Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 нче елның 10 нчы мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Авылда җидееллык, аннары күрше Рус. Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 нче елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазыйфаларын башкара. 1963-1970 нче елларда Мөслим районы газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1970-1972 нче елларда Ф. Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1965 нче елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1972-1981нче елларда “Авыл утлары” газетасының редакторы булып эшли. 1981-1982нче елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф. Садриевның беренче комедиясе 1970нче елда (“Оҗмах ишеге төбендә”) басыла. Шуннан соң ул “Их сез, егетләр!”, “Ач тәрәзәң”, “Кондырлы кодачасы” исемле пьесаларын, балалар өчен скетчлар яза һәм алар Әлмәт татар драма театрында куела. 1981-1982 нче елларда “Иртәгә нидер булачак” һәм “Тозлы бал” исемле драмаларын, ә инде соңгы елларда “Шаһзаманов эше”(повесть һәм хикәяләр) – 1989 нчы елда, “Таң җиле” романы - 1994нче елда, “Адәм әүлиясе” повестьлар җыентыгы - 1997нче елда, “Бәхетсезләр бәхете” романы – 2001 нче елда, аның дәвамы булып 2-3 нче китаплары 2006-2007 елларда, “Көлми торган кеше” хикәяләр җыентыгы 2004 нче елда чыга.

“Таң җиле” проза әсәрләреннән иң күп укылган ел китабы буларак җиңеп чыкты. Язучыга Р. Фәхеретдинов һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге премияләр бирелде.

 Фоат Садриев 1981 нче елдан СССР Язучылар союзы члены. Ул бүгенге көндә Мөслим авылында яши, иҗат итә.

 

Чакмагым.

Фоат Садриев сүзләре.                            Илгиз Закиров музыкасы

 

Олы Чакмак- гүзәл почмак

Исемең күңелемә уям.

Туфрагңның таныш исен,

Җир читләреннән тоям.

 

 Чәчкәләрдән чәчелгәнсең,

Йолдыздан коелгансың,

Чакмалар булып чагылып,

Нурларга коелгансың.

 

Син бит миңа бу дөньяның

Бизәге тоеласың,

Син Чакмагым йөрәгемә,

Мәңгегә уелгансың.

 

Һәр өеңдә кояш синең,

Йөзләреңдә тулган ай,

Янга якын итеп шулай,

Яраткан сине ходай.

 

 

Ахунов  Өлфәт Сабир улы1934 елның 14 нче августында Олы Чакмак авылында  туа.7-еллык мәктәпне тәмамлый. 1951-1952  нче елны  Казанга киномеханиклар әзерли торган мәктәптә укып кайткач , Мөслим  районында  киномеханик булып  эшли  башлый. Аннан соң Шуган белән Чакмак  авылында   кино  күрсәтә.Авылда  башта тавышсыз кино күрсәтелгән. Бу эшне Фәтих исеиле кеше  башкарган.  1953 нче елдан 1993нче елга кадәр  Өлфәт абый эшли.Авыл халкының олысы , кечесе  кино карарга яраткан.Ул күп кенә  яшьләрне   кино кую хезмәтенә өйрәткән. 1995 нче елларда  кино кую кабаттан туктатыла.Өлфәт  абый эшләү дәверендә  тырыш хезмәте өчен  мактау кәгазьләре,бүләкләр ала. Татарстан АССР ның 40 еллыгы уңае белән Һәм  республиканың хуҗалык Һәм культура төзелешендә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы белән  бүләкләнә. 1962 елны Мактау язуы, “Отличник социалистического соревнования РСФСР” күкрәк билгесе, 1965 елны югары күрсәткеч өчен Почет кәгазе,1966 елны социалистик ярышта җиңүче  буларак Почет грамотасы бирелә.1963 елны “Лучший киномеханикТАССР” исеме бирелә. Шул ук елны “ Коммунистик хезмәт ударнигы “ исеме ала.!967 елда Мактау мандаты  бирелә. !979 елның 20 августында “ Отличник  кинематографии СССР” дигән күкрәк билгесе тапшырыла. Рәсеме  аның  (1961елда) Казан Культура  министрлыгына куела.1982 елда  тырыш хезмәте өчен РСФСР ның Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1993 елдан ул “ Хезмәт ветераны” исемен йөртә. Өлфәт абый тынгысыз,тырыш кеше. Ул”Маяк” колхозында  электрик хезмәтен дә башкара.!962 нче елда авылда электр уты яна башлый. Өлфәт абый бу җаваплы эштә 1962-1994 нче елларга кадәр эшли.

 

Шакурова Нәҗибә Мирзаһит кызы1939 елның 1нче январенда Баланны авылында дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак  була. Авылында 7-еллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Мөслим урта  мәктәбендә  дәвам итә.Тормыш авырлыгы,ятимлек ачысы  булса да  тырыш кыз Минзәлә  мидицина училищесына укырга китә.1957 елда тәмамлап  Чакмак авылында эшли башлый. Ул чорларда кызамык ,трахома  Һ.б.авырулар киң таралган була. Нәҗибә апаны  Дусай ,  Баек  авылларына эшкә җибәрәләр. 1959 нчы елда кабат Олы Чакмак авылына  акушерка  булып кайта һәм Бибиямал апа белән эшлиләр.  Балаларны өйләренә барып дәвалыйлар. Фермага , басуга механизаторлар янына бару,сан.бюллетеньнар чыгару ,ихата, өй чисталыгын таләп итү белән беррәттән,  Хатын –кызлар советында да  эш алып бара.!976 елдан Бибиямал апа  лаеклы ялга чыгу сәбәпле, Галиева Илгизә Миннәхмәт кызы белән эшлиләр.Нәҗибә апа тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Рәсеме районда Мактау  тактасына куела.Ул Хезмәт ветераны.

Ахунов Гамил Өлфәт улы бугенге көндә Чаллы шәһәрендә Тракресурс оешмасының генераль директоры.

1958 нче елда Өлфәт абый белән Нәҗибә апа тормыш корып  җибәрәләр.Алар ике кыз һәм ул үстерәлр. Балалары мәктәптә бик тырышып укыйлар.Гамил белән Энҗе Шуган мәктәбен алтын медальгә,Фидания Мөслим  урта мәктәбен  көмеш медальгә тәмамлый. Барысы да югары белемлеләр, Казан Дәүләт университетын тәмамлыйлар.   Бүгенге  көндә Чаллы  шәһәрендә яшиләр.Уллары  Гамил  эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Белемгә омтылучан егет  тагын укуын дәвам итеп, Казан  авыл хуҗалыгы институтының  финанс-экономика факультетын  һәм инглиз телен өйрәнү мәктәбен тәмамлый. Гамил  туган авылында мәчет  салдыруда һәм зиарат ихатасын төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәтә.

Өлфәт абый белән Нәҗибә апа  матур тормыш юлы үтеп тәрбияле , үзләре кебек тырыш балалар үстерәләр. Авылның ихтирамга лаек күренекле кешеләре  алар .Нәҗибә апа килен буларак  кайната һәм кайнана белән 17 ел  дус- тату торалар, 26 ел үз әнисен тәрбияләп кадер –хөрмәттә яшәтәләр. Мөсәвәрә әби  сугыш чорының авырлыкларын , толлыгын кичергән авылның иң өлкән кешесе ул. Балаларына, авыл халкына  бик рәхмәтле булып догалар укып ,изге теләкләр теләп  яши.

 

 

 

 

Шәймиев Мулланур ага. Зур сугыш юлы узган, милициядә эшләп майор дәрәҗәсенә күтәрелгән, хәзергесе вакытта Воронеж шәһәрендә яши.

 

Хәбибуллин Таһир Хәмидулла улы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1959 ел) белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган нефтьчесе (1976 ел) дигән мактаулы исем алган.

 

Бертуган Таһир һәм Камбәр Хәбибуллиннар

 

Хәбибуллин Камбәр Хәмидулла улы (1933 нчы елда туган). Татарстанның атказанган врачы (1981нче ел). Бүгенгесе көндә Азнакай шәһәрендә хирург. Ике шигырьләр җыентыгы авторы.

  Галимов Наил Салих улы (1948 нче елның 20 нояберендә туган). Чаллы шәһәрендә КамПИ да укыта. Техника фәннәре кандидаты исемен алган.

 

Галимов Наил Салих улы

 

Галимов Хәмит Салих улы

 

 

              Галимов Хәмит Салих улы (1956 елның 1 нче январендә туган). “Татарстанның атказанган төзүчесе“ исемен алган. Хәзергесе вакытта Мөслимдә прораб булып эшли

Исламова Әлфинур Шәйхелисламовна (1923–2001). Халык мәгарифе отличнигы. Олы Чакмак мәктәбендә күп еллар белем бирде.

Шәйхетдинова Нәсимә Закир кызы 1947 елның 16 нчы сентяберендә туган. Гомерен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган, 36 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытып, шуның 16 елын мәктәп директоры булып эшли, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.

Зиннурова Әминә Зинннур кызы (1931 нче елның 20 нче сентяберендә туган). Бик күп еллар Олы Чакмак мәктәбендә математика укытып, директор вазыйфаларын 20 ел буе башкарган, яңа мәктәпне төзеткән. Халык мәгарифе отличнигы.

 

 

 

Хәбибуллин Камбәр Хәмидулла улы

Камбәр Хәбибуллин шигырьләре

 

Республикам – Татарстан

Татарстанда яшибез

Йөз төрле милләт бергә,

Дуслык, татулыктан башка

Белмибез беребез дә.

Авырлыклар – ачлык, сугыш

Аермады – беркетте.

Татар, рус, мари, чуваш,

Бар да тигез тир түкте. 

 

Дөнья күләменә мәгълүм

 Химкомбинат һәм КамАЗ.

Азмы акты читкә илдән

Күпме нефть, күпме газ?

Эшләгәнен үзе ашасын,

Байлыгы үзе бүлсен.

Күрше илләр белән бергә

Тигез хокукта йөрсен.

Татарстан халкы бүген

Омтыла биеклеккә

Референдум аша, дуслар,

Әйдә - мәстәкыйльлеккә!

 

Без авыл егетләре

Без авыл егетләре лә,

Без авыл бөркетләре лә.

Безнең кебек эшләсеннәр,

Үз-үзләрен күрсәтсеннәр,

Киселмәс өметләре.

 

Без авылдан, без кырлардан,

Ямь-яшел болыннардан,

Көч, куәт җыеп үстек без,

Авыр тормышны үттек без,

Ныгытып буыннарны.

 

Ык суы безнең эчкән су,

Хәмер-эчеп йөрмәдек.

Бозлы суларга да кердек,

Биек кыяларга мендек,

Егылып та төшмәдек.

 

Сөйдек кызларның чибәрен,

Алсу йөзлесен  генә.

Алсу йөзлесен генә дә,

Кара күзлесен генә,

Уңган, иплесен генә.

 

Без авыл егетләре,

Без авыл бөркетләре.

Биекләргә менәргә,

Кыекларга түзәргә

Өзмибез өметләрне.

 

Фәтихә  әби

Авылым,

Сине һәрчак юксынам мин,

Кайда яшәсәм дә, торсам да,

Балачагым күз алдымда тора,

Инде күпме еллар  узса да.

 

Авылым,

Янәшәңдә Ык сулары ага,

Тирә юнең басулар, кырлар.

Бик ерактан күренеп тора каршы тауың,

Уйсу җирдә чишмәләр, сулар.

 

Синдә,

Яз көннәре бигрәк ямьле була.

Ык сулары ташый, киңәя,

Болынлыклар су астында кала,

Диңгезмени әйләнә тирәдә.

 

Бер ел шулай,

Язгы сулар бик күп килде,

Бозлар акты ярлардан чыгып.

Без йөри идек яр буенда уйнап,

Суга батып, сазларга чумып.

 

Шул чак,

һичбер кеше көтмәгәндә,

Шомлы ят бер тавыш ишелде.

Ярдан ерак түгел бозлар арасында

Батып барган кеше күренде.

 

Бер мизгелгә,

Барда тынып калган кебек булды,

Кайберәүләр таштай каттылар.

Өем-өем килгән боз кисәкләре генә

Агым оңгаена актылар.

 

Ә бераздан,

Яр буенда тавыш купты.

Кемдер килеп суга сикерде,

Әмма салкын суда бара алмый алга,

Туктады да, борылды кире.

 

Хәзер инде барсын хәтерләмим,

Ничек итеп суга ташландым.

Батучы инде күздән югалса да,

Шул урынга йөзә башладым.

 

Нәкь шул вакыт куз алдымда

Судан өскә нидер калыкты.

Эләктереп аны кулым белән,

Мин ярга таба йөздем, ашыктым

 

Ул нәрсә көянтә булып чыкты,

Күрше әби аңа ябышкан,

Олы сулы чиләген дә ташламаган,

Үлем белән шулай тартышкан

 

Шактый вакыт суда йөзгән Фәтихә әби,

Бер дә артык су да эчмәгән.

Тагы да кечерәеп калган кебек булган,

Авызын йомган, иренен тешләгән.

 

Бераздан телгә килгән Фәтихә әби,

Диде, рәхмәт, инде коткардың,

Салкын су төбендә түгел, җылы  түшәгемдә

Бүген рәхәтләнеп йоклармын.

 

Еллар үтте, күпме язлар килде,

Фәтихә әби әле дә хәтердә,

Яшьлегемнең бер ядькәре булып,

Яши күңелемдә хәзер дә.

 

Hosted by uCoz