Авылым - туган ягым

Олы Чакмак авылы сайты

423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail:  rami.94@mail.ru

 

Табигать һәм экология

Борынгы тарих

Совет власте оешу һәм гражданнар сугышы чоры

Бөек Ватан сугышына кадәр

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышыннан соң - ХХ гасыр ахырында авыл

Авыл халкының тормышы, көнкүреше,

Авыл халкының иҗаты

Күренекле авылдашлар

Олы Чакмак мәктәбенең рәсми сайты

Кунак бүлмәсе

 

Олы Чакмак авыл хуҗалыгы үсеше

 

Сугыштан соң 1948-50 елларда кадәр авыл советы председателе булып Гыймаев Гобәйдулла Гыймай улы эшли. Ул чорларда колхоз председателе Шәйхетдинов Дәүләтша була. Хатын-кызлардан беренче буларак. Нурҗиһан Абдуллина 1943-51 елларда партия оешмасы секретаре булып эшли, ә 1951-53 елларда авыл советы председателе була. Ул елларда Нурмиева Банат – бригадир, Җәрмиева Хөршидә - сарыкчылыкта мөдир, Сәлимова Мөршидә - хисапчы, Нуриева Тәзкирә кладовщик булып эшләгәннәр. Ул авыр елларда бөртеклеләрнең гектарыннан 6-7 ц уңыш алганнар. Сугыштан соңгы елларда колхозда кәбестә, кыяр, суган үстергәннәр. Яшелчәчелек бригадиры булып Салихҗан бабай эшләгән. Ул елларда колхозда сыер, сарык, каз, үрдәк, тавык асраганнар. Сыер фермасы һәр сыердан 300 л сөт савып алырга йөкләмә алган.

1956-58 елларда Олы Чакмак авылында авыл советы председателе булып Әхмәтов Гыйльметдин Әхмәт улы эшли. 1959 елга кадәр, авыл советы Рус Шуган авылы белән кушылганчы, бу постта Шаймиева Җәмилә Хаммади кызы эшли. Ә 1964 елның 17 февралендә колхоз да Рус Шуган авылы белән кушыла. Ул чорларда колхоз председателе Хөснетдинов Фәрвәҗетдин Зыятдин улы була.

Дуңгызчылык фермасы мөдире Хамадиева Җәмилә (алгы планда уртада) хезмәттәшләре арасында.

Хөснетдинов Фәрвәҗетдин колхоз ягулык станциясендә эш вакытында.

 

 

Олы Чакмак авылы 1963-2000 еллар эчендә аеруча үсә, зурая. Күптөрле төзелешләр алып барыла. 1963 елга кадәр колхоз “Татарстан“ дигән исем белән йөртелә. 1968-1991 елларда “ Маяк“ исемен йөртә. 1971 елларга кадәр колхоз белән (Шуган авылы белән берлектә) Хафизов Гариф Хафиз улы җитәкчелек итә. I968 елда уңыш бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 38 ц алына. Г. Хафизовичка “Атказанган агроном” исеме бирелә. Бу елларда агроном булып тынгысыз, хезмәтен яратып башкаручы Фәхертдинова Зөһрә Гаяз кызы эшли. Ул 1964-1968 елларда Тәтеш техникумының агрономия бүлеген тәмамлый. Туган авылында ул I968-1991 елга кадәр агроном була, ә аннан соң ындыр табагы мөдире һәм шул ук вакытта профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасын башкара.

1971 елда авыл уртасыннан агучы Баланны елгасы аша таш күпер салына. 1971-1984 елларда колхоз җитәкчесе булып Шәймарданов Әзһәм Шамил улы эшли башлый. Бу чорларда авылда төзелеш эшләре киң колач ала: сыер фермасы, ындыр табагы, 2 дуңгыз торагы, кормоцех төзелә. 1971 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 36 ц, ә чөгендердән 360-380 ц  уңыш алына. 1976 елда яшьләр өчен торак йортлар төзелә.

Авылда райпо магазины һәм общепит буфеты халыкка хезмәт күрсәтә. Буфетка сату өчен даими рәвештә  азык-төлек, ипи, мичкәле сыра китерелә, анда кайнар аш әзерләнә. Олы Чакмак авылы олы юл өсте булып санала. Мөслим – Азнакай – Бөгелмә маршруты буенча йөк ташучы машина шоферлары бик яратып тамак ялгарга буфетка тукталалар.

Мөслимнән Әлмәт юнәлешенә туры юл яңартылгач, авыл аша машиналар хәрәкәте азая һәм шуңа бәйле рәвештә буфетның  да әһәмияте кими. 90 еллар башында ул ябыла, аның алты почмаклы агач йорттан гыйбарәт торагы сүтелә һәм аның урынында автогараж төзелә. Электр белән җылытылучы автогаражга янгын сүндерү машинасы, колхоз идарәсе машиналары кертеп урнаштырыла.

80 еллар башында авыл хуҗалыгында игеннәрне урып-җыю компаниясенә аеруча зур әһәмият бирелә башлый. Комбайннар парады үткәрү модага керү, комбайнерлар арасында социалистик ярыш оештырып, анда җиңүчеләргә район слетында коляскалы мотоцикл кебек зур бүләкләр бирү моның ачык мисалы булып тора. 1981 нче елда уракка төшәр алдыннан элекккеге Киров исемендәге колхоз (Мөслим авылы) белән “Маяк” колхозы арасындагы межада (Нарат чокырында) бу ике хуҗалык арасында ярыш формасында үткәрелгән комбайннар парады бигрәк тә күңелле була. “Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасыннан гына да дистәгә якын “Нива” комбайны тулы әзерлек белән бер сафка тезелеп баса. Ул комбайннарны Нәгыймов Әнвәр, Хөснетдинов Шәйхетдин, Фазлыев Фатих, Зәйнуллин Зөлфәт, Шәрифуллин Азат, Кашапов Рифкать, Мөфтиев Ренатлар иярли. Комбайнерлар үзләренең ярдәмчеләре белән берлектә жатканың мотовилосын сүтеп, аны подборщикка алыштыру буенча ярышалар. Ашлыкны суктырып карап, бөртек югалтулар дәрәҗәсе тикшерелә. Бу ярышта бер югалтуларсыз Нәгыймов Әнвәр җиңүгә ирешә. Бу елның бик эссе һәм коры килүе борчылу тудырса да, игеннәрнең югалтуларсыз җыеп алыначагына ышаныч арта.

Урып-җыю чорында комбайнерларның көнлек эш нәтиҗәләре язып ашхәнә ишегенә эленә. Бу елларда колхоз буенча иген суктыруда Нәгыймов Әнвәр, Хөснетдинов Шәйхетдин алдынгылыкны бирми. Ашханәдә ике тапкыр кайнар аш пешерелә. Нәгыймова Асияның пешергән икмәген һәм ашын барлык механизаторлар да яратып ашыйлар.

 

Барлык хезмәт стажын механизатор һөнәре белән бәйләгән Нәгыймов Әнвәр Нәгыйм улы 1932 елда туган. Ул күп еллар комбайнда ашлык суктырып, беренчелекне бирми, ә елның калган чорында “тимер атын” егәрли. Хезмәт чорында трактор белән ташкүмер ташу өчен күп тапкырлар Бөгелмә станциясенә рейска йөри, юл төзелешенә ком, гравий ташый. 1972 елда үзе барып, колхозга алып кайткан аның тракторы хәзер дә төзек. Пенсия яшендә булып та Нәгыймов Ә.Н. колхоз производствосында чөгендерне кагатларга ташуда алыштыргысыз өлеш кертте һәм хәзер дә нинди эшкә кушсалар да тракторы кузгалып китәргә әзер. Хәзерге вакытта мәчеткә намазга йөри.

Хезмәтендәге казанышлары өчен 1986 елда СССР Верховный Советы президиумы указы белән “За трудовое отличие”, 1994 елда “За доблестный и самоотверженный труд в период Великой Отечественной войны”, шулай ук Бөек Ватан сугышының юбилей мелальләре белән бүләкләнә. 

 

Хөснетдинов Шәйхетдин Сәләхетдин улы 1930 елда Олы Чакмак авылында туа. Сугыш чорында яшүсмер чагыннан ук басу кырларда өлкәннәр белән эшли. 1948 елда ерак урманнарда агач кисүдә эшли. Аннан соң Кемерово өлкәсендәге шахтада эшли. 1956 нчы елда - Минзәләдә механизаторлар әзерли торган училищеда укып белем ала һәм Мөслим МТС ында эшли. Барлык техниканы колхозларга тараткач, авылга эшкә кайта. 33 ел буе комбайнда, кышын тракторда, ремонтлауда, кирәк булганда фермада эшли. Тырыш хезмәте өчен Шәйхетдин абый хөкүмәтебезнең мактау кәгазләрен, бүләкләрен ала. 1967 елда Шуган авыл советына депутат итеп сайлана. 1968 елда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәгә җибәрелә. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.  “ За долголетний добросовестный труд” дигән медаль бирелә. Ул – хезмәт ветераны.  1990 елда лаеклы ялга чыкса да, язгы чәчү, урып – җыю чорларында булыша, тегермән тартуда эшли.

 

 Хөснетдинова Рәмзия Кашап кызы 1981 елда Олы Чакмак авылында туа. Мәктәптә уку елларында комсомол секретаре вазыйфасын башкара. Яшьтән үк җырларга ярата. 1955 нче елда төрле эшләрдә эшли, бозаулар карый. Кошчылык фермасында эшләгән елларында район буенча беренче урынны яулый. 1968 нче елдан дуңгызчылык фермасында эшли башлый. Шәйхетдин абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. “Ана даны” медале белән бүләкләнә. 1977 нче елда ул мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк ала. 1978 нче елда Рәмзия апа “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була. 1988 нче елда лаеклы ялга чыга һәм күпьеллык хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исемен ала.   

 

Кашапов Рифкать Кашап улы 1935 елда  Олы Чакмак авылында туа. 22 ел шофер булып эшли. Аннан соң комбайнда алдынгылар рәтендә эшли. Тырыш хезмәте өчен Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәсенә җибәрелә. Пенсиягә 1995 елда чыга. 1967 елда Бөек Октябрьнең 50 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән “Социалистик ярышта” югары күрсәткечләре өчен мактау мандаты тапшырыла. Пенсиягә чыккач та ветераннар советы рәисе булып эшли.

Кашапова Сәрия Җамалетдин кызы 1939 елда Олы Чакмак авылында туа. 1952 елдан колхозда терлекчелектә эшли: сыер савучы була. 1970 еллардан дуңгызчылык фермасында эшли. Тырыш хезмәте өчен күп төрле мактау грамотасы белән бәяләнә. 1973 елның 22 октябрендә “Социалистик ярышта җиңүче” значогы белән бүләкләнә. 1975 елның 21 январендә авыл хуҗалыгын үстерүдә бронза медаль бирелә. 1974 – 1979 еллар эчендә “Районның иң яхшы дуңгыз караучысы” дигән почет тасмалары бирелә. Исеме районда “Бишьеллык алдынгысы” дип исемләнгән почет тактасында була. К. Сәрия күп бала анасы да. Рифкать абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.”Ана даны медале” бирелә.

Халиков Таһир Халик улы 1927 елда туган. Гомере буе авылда тырыш хезмәт куя. Сугыш елларында урман кисүдә эшли, 1952 еллардан кырчылык бригадиры, сыерчылык фермасында мөдир булып эшли. Эшләу дәверендә мактау кәгазләре һәм бүләкләр ала. Иң авыр елларда кохозны аякка бастыру өчен көнне – төнгә ялгап эшләде ул.

Шаймухаметова Маһинур Госман кызы 1940 елда Теләче районы Шәдке авылында туа. 1967 елда Олы Чакмак авылына килен булып төшә. Шул елдан фермага эшкә килә. Бозаулар карый, сыер сава. Аннан соң дуңгызчылык фермасында тырыш хезмәт куя. Эшләү дәверендә гел мактау кәгазьләре, бүләкләр алып тора. 1980 елда районның мактау тактасына куела. 1974 – 1976 елларда “Районның 5 еллык алдынгысы” дигән исем бирелә.

1976 елда Авыл хуҗалыгын үстерүдә аеруча тырышып эшләгән өчен ВДНХның көмеш медаленә лаек була. 1975 елда шундый ук бронза медаль белән бүләкләнә. 1975 елда Шуган авыл советы депутаты итеп сайлана. 1986 елның 29 августында СССР Верховный Советы президиумы указы белән “За трудовую доблесть” дигән медаль белән бүләкләнә. 1991 елның 14 февралендә “Хезмәт ветераны” дигән медаль бирелә. 1995 елда лаеклы ялга чыкканнан соң да терлекчелектә тырыш хезмәт куя. Районның “Иң яхшы дуңгыз караучысы” дигән лента – тасмалар бирелә.

 Бикташев Габдрахим Габдрахман улы 1930 елның 15 июлендә Олы Чакмак авылында туа. Яшьли ятим кала, Гизденисә әби тәрбиясендә үсә. Яшьтән “Кызыл төбәк” колхозы басуларында үгез җигеп эшли. Авылда беренчеләрдән булып пионер сафына алына. Армия сафында 1950 – 1953 нче елны хезмәт итә. Армиядән соң тимерчелектә беренче бригаданың бригадиры булып эшли. Аннан соң төзү бригадасында эшли. 1969 елда дуңгызчылык фермасына эшкә керә. Анда 22 ел тырыш хезмәт куя. Алар гомер буена ирле – хатынлы эшлиләр. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Габдрәхим абый тырыш хезмәте өчен районда беренчеләрдән булып җиңел машина белән бүләкләнә. Эшләү дәверендә диплом, грамоталар, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1991 елда Хезмәт ветераны медале  бирелә. Лаеклы ялга 1990 елда чыга, Кызыл диплом белән бүләкләнә.

Гадельшина Җәмилә Ахуновна 1929 елда Олы Чакмак авылында туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләргә кала. Сыерчылык фермасында эшли. Хезмәт стажы 43 ел. Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр ала. 1965 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә. Шул ук елны “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1984 елда лаеклы ялга чыга.

 

Шәйхетдинов Раиф Дәүләтша улы 1934 елның 10 июнендә Олы Чакмакта туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мөслим сельхоз-техникасында трактористлыкка, Чаллыда комбайнерчылыкка укый. ДОССАФта шоферлар курсын тәмамлый. Туган җиргә мәхәббәт аны авылда калдыра. 1960 елга кадәр тракторист, урып - җыю чорында комбайнда тырыш хезмәт куя. 1960 – 1964 елларда  механик була. 1964 – 1975 елларда кадәр “Маяк” колхозында комплексный бригадир булып эшли. Халык белән уртак тел табып эшли. 1975 елда шофер булып эшли. Хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан уңай бәяләнә.  1970 елда В. И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырыла. 1985 елда тырыш хезмәте өчен бронза медаль ала. Гомуми эш стажы 56 ел. 1994 елда лаеклы ялга чыкса да, колхозда шофер булып эшли. 1999 елда “Хезмәт ветераны” исеме бирелде.

Салихова Мөзәянә Олы Чакмак авылында 1939 нчы елда туа.  авылда, Мөслимдә укып урта белем ала. Ул 1956 нчы елдан башлап сыер сава, дуңгыз, сарык карый Һәм башка төрле тармакларда эшли. Ул елларда яшь кешегә эшләр авыр булган, барсы да кул көче белән булган. 1974 нче елда госстрахка агент булып кергән, үзенең авылында эшләгән. Эшләү дәверендә югары күрсәткечләргә ирешеп, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Аңа “Ударник Комунистического труда” грамотасы бирәләр. 1984 нче елда үз теләге белән, дуңгызчылык фермасына җитәкче, ферма мөдире итеп куялар. Читтән торып Минзәлә зоотехникумында белем ала. Ул эшләгән дәвердә фермада 400 меңнән артык дуңгыз була, аларны симертеп 1420 кг га җиткереп Бөгелмәгә (дәүләткә) тапшыралар, үсешләр югары була. Ана дуңгызларны 2-3 турлап балалатканнар. 1500 әр бала булган, үсешләр 350-400 г булган. Дуңгыз караучылар барсы да стажлы яхшы эшчеләр була. Салихова Мөзәянә Казанга алдынгылар җыелышына бара. 1986 елда авыл хуҗалыгындагы югары хезмәте өчен ферма коллективы белән РСФСР дәүләт советының 13 август  указы нигезендә дуңгызчылык фермасына мактау грамотасы бирелә.

Гарипов Фатих Рәшит улы 1940 елның 1 нче январендә Олы Чакмак авылында туа. Олы Чакмак мәктәбендә 7 класс, кичке мәктәпнең 9 классын тәмамлый. 1959 елга кадәр армия сафларына алынганчы колхозда эшли. Армиядә Тын океан хәрби диңгез флотында моряк булып хезмәт итә. Ул анда отделение командиры һәм минёр була. 54 мина шартлата. 1963 елда армиядән соң Волгоград шәһәрендә трактор заводында берничә ел эшли. Татнефтегазразведка трестында нефть эзләү канторасында тракторист булып эшли. Аеруча тырышлыгы өчен 1966-67 нче елларда почет граммоталары белән бүләкләнә. Гаилә хәле буенча авылга кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда тракторист булып эшли. Ул кайда гына эшләсә дә хезмәтне сөя, эшен намус белән башкарып бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары ала. 1975 елның 11 февралендә хөкүмәтебез аңа  “За услуги в области механики сельского хозяйства“ дигән почет грамотасы, кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән исем бирелә. 1972 елның 27 мартында “За достижения в первом году девятой пятилетки“ дигән свидетельство белән бүләкләнә. Аның исеме районның Мактау китабына кертелә. Фатих абый лаеклы ялга чыккач  та колхозда тырышып эшләвен дәвам итә. 2006 елның 25 нче маенда каты авырудан вафат була.

 

1985 елның март аеннан алып 1989 елга кадәр “Маяк” колхозын Зарипов Фатих Кәрәм улы җитәкли. 1990 елда колхоз Рус Шуган авылыннан аерылып чыга. Шуган “Новый путь” исемен йөртә башлый. ”Маяк” колхозына җитәкче итеп Чакмак авылы егете Гыймаев Радик улы билгеләнә. Ул эшләгән 1990-2000 елларда да авылда уңай якка үзгәрешләр була. Район күләмендә авылларны газлаштыру башлана. Авылда газ кертү 1993елда башлана. 1993 елда колхоз рапстан мул уңыш ала (һәр гектардан 26ц). Колхозга “Волга,” ”Жигули” машиналарын бүләк итәләр. Бу елда колхоз ”Миллионер колхоз” исемен ала. Авылга газ кертү өчен торбалар, газ краннары сатып алына. Газчы булып Хабибуллин Хәмит Хәмидулла улы эшли. Беренче итеп газны “Яшьләр” урамына тоташтыралар. Авылда хәзер бөтен хуҗалыкта газ кертелгән. Бу эшләрне газчы Сәлимов Дилүс башкарды. Бу елларда баш бухгалтер булып Хәертдинова Гөлия Халик кызы эшли.

Хаҗиев Фарса Хафаз улы 1943 елның 23 майында Олы Чакмак авылында туган. 1950 – 1962 елларда Олы Чакмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1957 – 1962 елларда армия сафларына алынганчы колхозда төрле эшләр башкара. 1962 – 1965 елларда Совет армиясе сафларында Польшада хезмәт итә. Хезмәтнең соңгы ике елын “кече радиолинейная станция” начальнигы вазыйфасын башкара. Хезмәт иткән вакытта “Отличник Советской армии, 20 лет победы над Германии” медале белән бүләкләнә. 1965 елда армия хезмәтенә кайткач, кыска сроклы 4 айлык Минзәлә музыка мәктәбендә баян буенча музыка белеме ала. Шул ук вакытта кич белән АМК да шоферлыкка укый. 1965 – 1968 елларда кичке мәктәптә укып 10 класс урта белем ала. 1969 – 1972 елларда эштән аерылмыйча читтән торып Тәтеш совхоз техникумының агрономия бүлеген тәмамлый. 1972 – 1974 елларда колхозда үсемлекчелек буенча бригадир булып эшли. 1974 – 1990 елга кадәр Олы Чакмак авылында”Маяк” колхозы буенча комплекслы бригадир вазыйфаларын башкара. 1976 – 1978 елларда райондагы почет тактасына исеме кертелә. 1990 – 2000 елларда колхозда прораб булып, 2000 – 2003 елларда пенсиягә киткәнче агроном булып эшли. Колхозда эшләгән дәвердә күп мәртәбә Почет тактасына кертелә, кыйммәтле бүләкләр ала. “20 лет победы над Германией” медале өчен “Хезмәт ветераны” исеме бирелә. 2006 елда “Могҗизалар кыры” уенында ярышырга Мәскәү шәһәренә бару бәхетенә ирешә.Хәзер лаеклы ялда.

Гыймаев Радик Гобәй улы 1954 елның 23 февралендә туа. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1975-1981 елда КСХИда белем ала. 1981-1982 еларда “Нектар” совхозында инженер булып эшли. 1982-1984 елларда район авыл хуҗалыгыгы управлениесендә “Начальник инспекции Госсельтехнадзор” булып эшли. 1984-1985 елларда ”Зам. управляющего СХТ (сельхозтехники)” булып эшли. 1985-1987 елларда председатель МРО мелеорации булып эшли. 1987 – 1989 елларда Калинин исемендәге колхозда председатель булып эшли. 1989 – 2000 елларда “Маяк” колхозында председатель булып эшли. Бу елларда колхозда уңай якка үзгәрешләр була. Колхоз районда алдынгылар рәтендә бара. Авылда һәр хуҗалыкка газ кертелә. Бөртеклеләрдән мул уңыш алына. Терлекчелек фермаларында күп продукция җитештерелә. Радик Гобәй улының оештыру сәләте көчле була. Аның хезмәтен хөкүмәтебез уңай бәяләп грамота, мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкли. 1998 елда “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. 2003 - 2004 елларда Татарстан президентының “Алтын билге”се тапшырыла. 2000 – 2005 елларда Алабуга районының администрация җитәкчесенең урынбасары булып эшли. Алабугада авыл хуҗалыгы управлениесендә начальник булып эшли. 2005-2006 елларда Мөслим районында ООО ВАМИНда генераль директор булып эшли. Бүгенге көндә гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши,  юл төзү идарәсендә эшли.

 

1994 елның апреленнән колхоз исеме бетерелеп, “Маяк” коллектив предприятие исемен ала, ә 1998 елдан “Маяк” крестьян-фермер хуҗалыгына үзгәртелә. 2003-2006 елларда хуҗалык җитәкчеләре бик еш алышына. Халыкка хезмәт хаклары вакытында түләнмәү сәбәпле, яшьләр авылда аз кала башлый. 2004 елдан басуда чөгендер игү туктатыла.

2007 елның башыннан хәзерге көнгә чаклы “Полимекс” ширкәтенә караган ООО “Чакмак” җәмгыяте белән Хәертдинов Илгизәр Фәтхи улы җитәкчелек итә. Җәмгыяттә барлыгы 62 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары даими бирелеп барылмый. Авыл халкы нигездә ихатада мал-туар асрап, сөт сатканнан кергән табыш белән көн күрә. Баш бухгалтер вазыйфасын Нуриева Ландыш Расих кызы башкара. Авылга үзгәртү җилләре килеп керсә дә, халык тырышып эшләвен дәвам итә. Алдынгы сыер савучылар: 3 игезәк бала анасы Әхмәдиева Фәнүзә, Шәрифуллина Гөлнара, Нәбиева Рәйхангөл. Терлек караучылар: Бертуган Нуриев Наил һәм механизатор Нуриев Алмаз, ирле-хатынлы Бәдертдинов Атлас һәм Ләйсән. Алдынгы комбайнчылар: Шигапов Рөстәм, Хөснетдинов Илмир, тракторчы Сәлимов Гөлүс һ. б.

Hosted by uCoz